

“Бәрәңге генә уңа күрсен, бәрәңге белән яшәп була”, дигән сүзләрне еш ишетеп үскән буын баласы без.
Колхозларда аны 100 әр гектар үстерә иделәр. Көзен бөтен авыл халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән күңелле итеп казый идек аны. Ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды: колхозлар да юк, бәрәңгене дә күпләп үстермиләр. Аның каравы, вагоны – вагоны белән чит ил-ләрдән кертеп тутыра башладылар. Әйе, мәшәкате, чыгымнары зур, ә табышы юк дип хуҗалыклар утыртудан баш тартты. Бәрәңге уңышын арттыруга ярдәм итүче карбомид, аммиак селитрасы, катлаулы ашламаларга хакларның икеләтә артуы да моңа сәбәпче булды. “Икенче икмәк” үстерүнең файдасы нигә кими соң? Ә бит кайбер илләрдә бәрәңгегә һәйкәл куйганнар. Илгә афәт килгән елларда халыкны ачлыктан нәкъ менә “икенче икмәк” саклап калган бит. Заманында СССР халкы бәрәңгене кулланучы буларак беренче урында торган. Ихтимал, мондый “беренчелек”, иң элек илдә туклану рационының ярлырак булуы, аның сәнәгать җитештерүендә күп кулланылуы белән аңлатылгандыр. Сер түгел, спиртның да иң сыйфатлысы бәрәңгедән алына иде. Тарихи мәгълүматлардан күренүенчә, Советлар Союзы таркалыр алдыннан, ягъни 1990 елда, РСФСР да бәрәңгенең тулай җыемы 30,8 миллион тонна тәшкил иткән. Соңгы елларда бу тармакта бик нык артка чигендек. Аннары һәр гектардан алынган уңыш күләме буенча да алга киткән илләрдән байтакка калышуыбызны онытмыйк. Әлеге күрсәткеч буенча хәтта беренче “утызлыкка” да эләкмибез. Бәрәңгенең һәр гектарыннан уңыш 17 тоннадан артмый. АКШта әлеге күрсәткеч – 49, Германиядә 44 тонна тәшкил итә. Илебездә бәрәңге басуларының мәйданы тотрыклы кими. 2012 елда, мәсәлән, илдә аның гомум мәйданы 2,2 миллион гектар тәшкил иткән булса, 2020 елда – 2,19 һәм узган елда 2,13 миллион гектардан артмады. Ихтыяҗ кимегәч, аның мәйданнары да артмый, әлбәттә. Соңгы 4 – 5 елда гына да, мәсәлән, Русиядә шәхси хуҗалыклардагы бәрәңге бакчалары мәйданы 700 мең гектарга кимегән. Бу күңелсез тенденция быел да дәвам итәчәк, ди белгечләр. Бер уйласаң, башка төр азык – төлеккә хаклар артканда, киресенчә булырга тиеш тә бит. Тик бакчачылыкны бер ташлаган кеше аңа яңадан тотынмый шул. Яшьләр авылларыбызны ташлап чыгып китә, өлкәннәрнең бәрәңге игәрлек хәле калмый. Ни дисәң дә, бәрәңге игү зур хезмәт таләп итә, утырттың да оныттың түгел. Аның өчен язгы утыртудан соң җәй буена бил бөгеп эшләргә кирәк. Җитмәсә корткычлары һәм төрле үсемлек авырулары азаплый. Саклар урын булмау да аяк чала. Шул сәбәпле җыеп алынган уңышның 40 проценты череп, туңып юкка чыга. Советлар чорыннан калган яшелчә базалары да башка төр кулланылышка күчеп бетте. Фермерлар да яшелчә саклау урыннарын төзергә ашкынып тормый. Чөнки суыткычлар һәм җилләтү корылмалары булган саклагыч төзер өчен кимендә 60 – 70 миллион сум акча кирәк. Бу очракта дәүләт ярдәме генә хәлне яхшы якка үзгәртәчәк. Орлыкчылык белән дә хәлләр шәптән түгел. Кайбер хуҗалыклар Нидерланд, Германия, Венгрия кебек илләрдән бәрәңге орлыгы кайтарталар һәм югары уңыш алырга ниятлиләр. Ләкин читтән кайтарылган орлыкның байтагы бездәге һава торышына кулай түгел. Югары уңыш бирсә дә, ул ике елга гына бара. Арытаба тагын алтын бәясенә орлык кайтартырга туры килә. Өстәвенә, бу бәрәңгене озак саклап булмый. Шуңа күрә дә кибетләрдән бәрәңге сатып алучылар “тышы матур, ә эче черек” дип зарлана. Бары тик районлаштырылган орлыктан гына югары уңыш алып, аның озак саклануына өмет итеп була. Азык-төлек хәвефсезлеге телибез икән, орлыкчылык тармагын тергезүне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Без инде җиде ел дәвамында санкцияләр басымы астында яшибез. Бер көн килеп чит илдән бәрәңге орлыгы китерүне дә тыймасалар дип кем әйтә ала? Бәрәңге орлыгын азмы- күпме үзебездә җитештерәбез әле без. Ә менә шикәр чөгендере орлыгының 80 процентын чит илдән сатып алабыз. Эшләр болай барса, шикәрне тулысынча чит илдән сатып алырга калмагае. Әгәр сатсалар... Узган атнада “Магнит” сәүдә челтәре кибетенә кергәч, бәрәңгенең хакын күреп хушым китте. Африкадан китерелгән бананның килосы 72 сум тора, янәшәсендәге бәрәңгенең хакы – 85 сум. Аның янында 3 килограмм итеп букчага салынганы 239 сум тора. Килограмлап исәпләсәң 80 сумга баса. Шәһәр кибетләрендә әбиләрнең 2 кишер, 3 бәрәңге, кечкенә 3 кызыл чөгендер алып торганын күргәнем бар. Әбиләр генә түгел, яңа пенсиягә чыккан апалар да шулай алган чагына очраштырам. Миллионлаган ватандашларыбызның пенсия күләме яшәү минимумына да җитмәгәч ничек капчыклап алсыннар инде алар. Ә бит төптән уйласаң, ит һәм балыкка хаклар сатып алмаслык чиккә җиткәч күп гаиләләр бәрәңге, суган, кәбестә, кишер, чөгендергә күчеп беткән иде. Инде аларын да сатып алмалы түгел. Халык ничек яшәргә тиеш? Кеше ышанмас дип телефонга төшереп алдым. Илебездә 40 миллионлап гектар җир буш ятканда, үзебездә бәрәңге үстерә алмавыбыз аптырата. Яз һәм җәй айларында аны болай да чит илләрдән күпләп сатып ала торган идек. Узган елда бәрәңге уңышының түбән булуы сәбәпле, аны көзге айларда ук кайтарта башлаганбыз. Уңыш җыйган вакытта ук чит илдән яшелчә кайтара башлау бөтенләй башка сыймаслык хәл. Бүген бәрәңгене Мисырдан Һиндстаннан, Пакистаннан китерү буенча сөйләшүләр алып барыла. Пакистанны тау-ташлы, комлыклы һәм эссе һавалы ил дип беләбез. Дистә миллионлаган гектар уңдырышлы җирләре булган Русия шундый илдән бәрәңге сатып ала башлагач, бу тармакның бүгенге хәле аңлашыладыр инде. Хөкүмәт азык-төлеккә хакларның үсүен дөньякүләм кризис белән бәйләп күрсәтергә тырыша. Сүз апельсин, мандарин, банан һәм безнең илдә үстереп булмастай башка экзотик җимеш, яшелчә хакында түгел бит. Русиядә гасырлар дәвамында “икенче икмәк” булып йөргән бәрәңгегә нишләп шулкадәр игътибар бетте соң? Авыл хуҗалыгы белгечләре җиргә, орлыкчылыкка хуҗаларча караш булганда бернинди кризис та куркыныч түгел дип әйтеп килделәр ләбаса. Заманында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары булып эшләгән Леонид Холод безнең илнең бөтендөнья азык-төлек кризисы йогынтысын сизмәс өчен бөтен мөмкинлекләре бар дип саный.
– Мин глобаль кризис сәбәпләренә бераз башкача карыйм. Халык саны арта, агро-сәнәгать комплексы мөмкинлекләренә караганда, кулланучылар күбрәк. Күп илләрдә ферма җирләрен киңәйтү өчен ресурслар бетте, көчәйтүнең бер ысулы гына бар: яңа технологияләр ярдәмендә бер үк мәйданда җитештерү күләмен арттыру, яңа, продуктив сортлар үстерү. Бу бәяләрнең югары булуына китерә торган күптәнге процесс. Пандемия сәүдәне катлауландырды. Теләсә нинди катлаулану бәянең күтәрелүенә тәэсир итә. Безнең илнең шушы вәзгыятьне җиңәр өчен бөтен ресурслары бар. Якынча 40 миллион гектар җир чәчелми ята, авыл хуҗалыгын үстерү өчен барлык шартлар бар. Дөньяда бу җирләр алтынга тиң. Ләкин күп җирләрдә авыл хуҗалыгы эшчәнлеге җимерелде, үстергәнне сатарга уңайлы шартлар юк. Шуның аркасында чәчүлек җирләре киметелә. Ике ел рәттән шикәр чөгендеренең зур уңышы булды, бәяләр үсмәде. Чөгендер үстерүчеләр югалтуларга дучар булды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы матди дәүләт ярдәме күрсәтер урынга алдагы елда чөгендерне азрак утыртуны тәкъдим итте. Бу уңышның аз җыелуына китерде. Нәтиҗәдә, бәяләр янә күтәрелде. Бәрәңге белән дә шундый ук хәл күзәтелде...Фермер Василий Мельниченко фикеренчә, дәүләт ярдәме башлыча зур холдингларга бүленә, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар читтә кала.
– Бүген барлык акча зур бизнеска юнәлтелә. Безгә фермерларга да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтергә кирәк. Мин Үзбәкстан мисалын китерергә телим. Безнең кибет киштәләрендә булган бу илдән китерелгән җимешләр шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелә. Анда сатуны оештырырга мөмкинлек бирүче инфраструктура яхшы оештырылган. Без бәрәңге дә, кишер дә юк дип зарланабыз. Чынлыкта исә барсы да бар, ләкин ул шәхси ярдәмче хуҗалыкларда череп ята. Сакларга да, сатарга да мөмкинчелек юк. Бәяләр күтәрелүнең сәбәбе – эре авыл хуҗалыгы холдинглары һәм эре сәүдә челтәрләре монополиясе. Уртача хуҗалыклар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар читтә кала. Дәүләт аларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Бездә өч миллион фермер булса, без халыкны түбән хактагы һәм сыйфатлы яшелчә белән тәэмин итә алыр идек. Русиянең Бәрәңгечеләр Союзы директоры Алексей Красильников хакларның кинәт үсүен үзенчә аңлата. “Соңгы 3-4 ел эчендә, бәрәңгегә бәяләр түбән булу сәбәпле, фермерларның кереме юк диярлек булды. Бу бәрәңге мәйданының 10 мең гектарга кимүенә китерде (беренче чиратта шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм кече җитештерүчеләрдә). “Икенче икмәк”кә игътибарны эшкәртү үзләрендә булганнар яисә эре сәүдә челтәрләре белән уртак тел табучылар гына арттыра алды. Кече хуҗалыкларда һәм шәхси ихаталарда аның күләме кимегәннән кими. Моннан тыш, орлык бәясенең үсүе нык тәэсир итте: алар нигездә чит илдән кертелә һәм җитештерү бәясендә аларның өлеше иң зуры – якынча 20%. Химик матдәләр, ягулык һәм башкаларга бәяләр күтәрелде. Шулай да, хаклар күтәрелүнең төп сәбәбе – чәчү мәйданнарының кимүендә һәм дәүләт ярдәме күрсәтелмәүдән.
Автор фотосы