

Башкортстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр күп. Алла боерса, тиздән без дә шулар исәбендә булачакбыз – өченче бала алып кайтырга җыенабыз. Белүебезчә, күп балалы гаиләләргә бушлай җир участогы каралган, теләге булганнарга участок урынына акча да алырга була. Беләсе иде – күбрәк җир участогы алалармы, әллә акчалатамы?
Миңнехановлар.
Бу мәсьәләне һәр гаилә үзе хәл итә торгандыр – кемгәдер җир участогы кирәк, кемнәрдер акчалата алуны хуп күрә. Сораштырулар шуны күрсәтә: Башкортстанда яшәүче 17,6 меңләп күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең 14 меңнән күбрәге бушлай җир участогы урынына 250 мең сум күләмендә акчага өстенлек бирүләре турында белдергән. Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы үткәргән шушы сораштыру мәгълүматлары турында ведомство җитәкчесе Наталья Полянская белдерде. Аның әйтүенчә, халыкның 250 мең сум күләмендә акчалата ярдәм алу ихтыяҗы зур. Әгәр бу акчаларны теләгән һәркемгә бер үк вакытта түләргә туры килсә, берьюлы 3,5 млрд. сумнан артык акча кирәк булыр иде, ди ул.
“Бүленгән бюджет акчалары лимиты нигезендә – ә ул барлык чор өчен 150 млн. сум – муниципалитетлар тарафыннан бушлай җир участогы өчен акчалата түләү бирү турында 600 таныклык бүленгән: 2020 елда – 200 һәм 2021 елда 400 таныклык бирелгән, - ди Наталья Полянская. - 2022 елның 1 гыйнварына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турында таныклыклар 598 гражданга бирелде. Ике таныклык исәпкә кую туры килмәү мәсьәләсе белән бәйле суд тикшерүләре бару аркасында бирелмәде".
Фото: yandex.ru