

Илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле хәлләр башлангач, дусларыбыз, туганнар да балалар түләүләрен алу өчен гаризаларны, башка белешмәләрне “дәүләт хезмәтләре” һәм күп функцияле үзәкләр аша рәсмиләштерә башлады. Без дә шулай иттек. Бу бик уңайлы булып чыкты. Вакыт та экономияләнә, нервлар да. Алдагы елларда да шушылай булыр микән?
Илүзә.
Уфа шәһәре.
“2030 елга дәүләт ярдәменең барлык төрләре дә кәгазь “ботка”сыннан арынып, күп функцияле үзәкләр яки “дәүләт хезмәтләре” порталы аша бирелергә тиеш. Шул ук вакытта дәүләт ярдәмен алуны рәсмиләштерү вакыты берничә көннән берничә минутка кадәр кыскарырга тиеш”, - премьер Михаил Мишустин социаль-икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә хөкүмәтнең максатын шулай аңлатты.
- Яңа алымны үткән елдан гамәлгә кертә башладык. Гаризаларсыз 11 ярдәм чарасы бирелде. Алар арасында – ана капиталы сертификаты, балалар һәм пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Бу 65 миллион кешегә кагылды, - диде премьер.
Заманча технологияләр шулай ук һәрберебезнең сәламәтлеге белән бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
- Хәзердән үк поликлиникаларда ярдәм алу гражданнар өчен уңайлырак һәм тизрәк булсын өчен, карарлар кабул итәргә кирәк. Заманча технологияләр табибка язылу процедурасын, рецептлар, заключениеләр бирүне гадиләштерергә тиеш. Белгечкә керүне көтү вакытын кыскартырга кирәк, - диде Мишустин.
Премьер русиялеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләсендә алдан ук уйлап эш итәргә, хәвефне алдан фаразлый белергә кирәк дигән фикердә. Ә яңа инфекцияләр барлыкка килгәндә – вакцина һәм диагностика чараларын оператив рәвештә әйләнешкә кертергә.
- 2022 елда, хәлне яхшырак һәм тизрәк аңлап тору өчен, дөньяның башка төбәкләрендә куркыныч инфекцияләрне өйрәнү челтәрен киңәйтәчәкбез, яңа инфекцияләрдән тиз арада хәвефсез һәм нәтиҗәле вакциналар булдыру өчен дүрт платформа әзерләячәкбез, - диде вице-премьер Татьяна Голикова да.
Киңәшмәдә Пушкин картасын да игътибарсыз калдырмадылар. Әлеге виртуаль картаны 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр ала ала. Аның белән театрларга, музейларга, күргәзмәләргә билет сатып алырга була.
1 февральдән Пушкин картасы белән кинога да керергә була. Әмма барлык фильмнарга да түгел – Мәдәният министрлыгы, кино фонды һәм төбәк хакимият органнары ярдәме белән төшерелгән Русия фильмнарына. Үзебезнең кинематографның “алтын коллекциясе”нә кергән картиналарны да карап була. Картаның номиналы – 5000 сум, шуның 2000 сумын кинога бару өчен тотарга мөмкин.
Татьяна Голикова аңлатуынча, программага 300 кинотеатр кушылган, аларның һәр өченчесе – авыл кинотеатры. Февраль башына Пушкин картасы булган яшьләр кинога билетка 200 мең сумнан артык акча тоткан да инде.
фото: yandex.ru