Җәмгыять
6 февраль 2022, 14:18

Юл газабы, гүр газабы булмасын....

Башкортстан республикасы ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов үткән елга нәтиҗә ясады.

Юл газабы, гүр газабы булмасын....Юл газабы, гүр газабы булмасын....
Юл газабы, гүр газабы булмасын....

Башкортстан республикасы ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов үткән елга нәтиҗә ясады.

–  Үткән елны җиңел булды дип әйтеп булмый. Аварияләр саны бераз кимесә дә, һәлак булучылар саны кимеми. Иң авыр проблемаларның берсе – юлларда балаларның һәлак булуы. 2021 елда Башкортстан юлларында 16 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр катнашлыгында 451 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, аларда 16 бала һәлак булды, 518 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Шул исәптән, үз ваемсызлыклары аркасында 111 авария теркәлде, анда 1 бала үлде, 110сы яраланды. Ни кызганыч, 16 баланы коткарып калып булмады, – диде ул. – Һәм без яхшы аңлыйбыз: бу үлемгә китергән аварияләрдә руль артында утырган өлкәннәр, ата-аналар гаепле. Уфада һәм Сибайда балигъ булмаганнар белән бәйле тагын ике авария булды. Беренче очракта велосипедчы үлде, икенчесендә скутердагы малай машинага бәрелеп һәлак булды.

ЮХХДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында һәм  мәктәпләрдә даими рәвештә профилактик эш алып баралар. Без балалар белән эшлибез, ләкин узган  елда чараларга дөрес басым ясамаганбыз: һәлак булучы балалар гади пассажирлар бит, олылар белән профилактик эшне көчәйтергә кирәк. юл-транспорт һәлакәтләре  арасында иң күбесе – бәрелешү очраклары, икенче урында – транспорт чараларының җәяүлеләр өстенә барып менүе.

Былтыр начар юллар  аркасында да аварияләр күп булды. юлларны төзекләндерү өчен берничә миллиард сум акчалар бүленүгә карамастан, ул һаман иң авыр проблемаларның берсе булып кала. Бу очракта водительләрне гаепләү урынсыз, әлбәттә. 2021 елда барлыгы 3835 автомобиль авариясе теркәлде, 1301 авариянең төп сәбәбе – урамнарның һәм юлларның канәгатьләнерлек булмаган хәле. Аварияләрнең гомуми санының 33, 9 процентын тәшкил итте ул. Димәк, һәрбер өченче авария юлларның начар булуыннан килеп туа. Нәтиҗәдә аларда 141 кеше үлде һәм 1 мең 594 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.

Безнең илдә бүген иң кискен торган мәсьәләләрнең тагын берсе – ваемсыз водительләрнең исерек килеш руль артында утырып юлга чыгуы, алар аркасында бихисап гомерләрнең өзелүе. Әлеге хәлне  кискен үзгәртер өчен якын киләчәктә каты чаралар кулланылу мөһим. Яңартылган һәм 1 мартта үз көченә керергә тиешле юл йөрү кагыйдәләре Кодексы моңа булышлык итәр дип көтелә.

Узган ел ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәвефсезлеге өлкәсендә 4 миллион 100 меңнән артык административ хокук бозу очрагын теркәде. Шулар арасында 15 меңнән артык исерек килеш машина йөртүче һәм медицина тикшерүеннән баш тарткан кешеләрне атап үтәргә кирәк. Иң кызганычы шул: аларның 1 мең 700дән артыгы икенчегә эчеп утырган килеш тотылды. Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның иң тупасларыннан саналган – каршы як юлга чыгу очрагы 19 мең тапкыр теркәлде. Моның үлемгә китерүче иң зур кагыйдә бозу икәнен кайчан аңларлар.

Җәяүлеләрне дә һәрчак тәртипле дип булмый, алар тарафыннан 22 мең юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылган. Узган елда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 2 миллиард 742 миллион сум күләмендә штраф салынган, шуларның 1 миллиард 395 миллион сумы җыелган. штраф акчаларның 940 миллионы 50 процент ташлама белән түләнгән. Соңгы елларда федераль һәм муниципаль ара юлларда камераларның артуы водительләрне җайлап тәртипкә утырта башлады.  Әлеге вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик рәвештә терки торган 1015 берәмлек камера эшли. Алар ярдәмендә административ хокук бозулар турында 3 миллион 387 мең карар кабул ителде.

Әйткәнемчә, 2021 елда Башкортстан юлларында 3835 авария теркәлде, аларда 480 кеше һәлак булды, 4712 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Үлемнең артуы республиканың 20 район һәм шәһәрендә күзәтелде. Атап әйткәндә: Уфа, Күмертау, Туймазы, Дүртөйле шәһәрләрендә һәм Уфа, Әбҗәлил, Кушнаренко, Архангель, Гафури, Зилаер районнарында үлүчеләр белән булган аврияләрнең иң күбесе теркәлде. Тикшерүләрдән соң үлемгә китергән юл – транспорт һәлакәтләренең иң еш очрый торганнары да билгеләнде. Юл киселеше кагыйдәләрен үтәмәү – 611 авария, яки аларның гомум санының 15, 9 проценты; дистанцияне дөрес сайламау – 393 авария, җәяәүлеләрне юл кичүендә үткәрмәү – 288 һәм каршы як юлга чыгу – 202. Соңгысы юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең иң тупасы булып санала. Юл корбаннарының һәр бишенчесе каршы як юлга чыгып бәрелешкәндә һәлак булган.

Узган елда эчкән килеш руль артына утырган водительләрне ачыклау буенча бик күп рейдлар үткәрелде һәм аларның нәтиҗәсен күрә башладык. Исерек машина йөртүчеләр катнашлыгында аварияләр санын бераз киметергә мөмкин булды.

Такси хезмәте белән булган вәзгыять зур борчылу тудыра. Алар гаебе белән 158 юл – транспорт вакыйгасы теркәлде, 1 кеше һәлак булды һәм 194 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Бүген такси хезмәтен беркем дә контрольдә тотмый дип әйтергә була. Инспекторлар да аларны шәһәр тирәсендәге хәрәкәт шартларында гомум агым вакытында туктатып кына тикшерә ала. Элеккеге күмәк такси парклары эшләүдән туктады. Такси паркларында махсус медицина хезмәткәре, слесарьлар һәм механиклар эшли иде. Медиклар водительнең физик халәтен тикшергәннән соң, ә механиклар транспортның техник төзеклегенә инанганнан соң гына рейска чыгардылар. Хәзер теләсә кем билгеле бер сайтта телефон аша теркәлергә һәм такси хезмәтләрен күрсәтә ала. Аларны эшкә алган компанияләрне исемләп әйтеп тә тормыйм, урамнарда аларны һәрберебез күреп тора һәм әлеге хәл тоташ ил буенча күзәтелә. Шуның өчен дә, кичекмәстән, ил күләмендә машина йөртүчеләрне дә, эш бирүчеләрне дә контрольдә тота алырлык закон кабул итү сорала,  – диде үзенең елга йомгак ясау чыгышында Владимир Севастьянов.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә ЮХХДИ ның яңа начальнигына юлларда үлем очракларын киметү бурычын куйды.

“Без юлларда кешеләрнең үлеме белән булган хәлне көйли алмыйбыз. Ачыктан-ачык әйтәм, кызганычка каршы, без хәтта берникадәр үсеш күрәбез. 2019, 2020 елларда бу яклап хәлләр бераз уңай юнәлеш ала башлаган иде, әмма 2021 елда юлларда тагын бик күп кешеләребезне югалттык. Мин моны ничек аңлатырга да белмим, сез моның сәбәпләрен тикшерергә тиешсез. Транспорт министрлыгы белән берлектә бу мәсьәлә белән көндәлек шөгыльләнергә кирәк. Юллардагы хәл бик авыр, аварияләр саны кими, ләкин үлүчеләр саны арта. Юлларда урнаштырылган камералар санын арттыра барсак та үлем очраклары кимеми. Моның да сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Аварияләр сирәк очрый торган юллардан камераларны алып, аларны юл – транспорт һәлакәтләре еш теркәлгән урыннарга күчерү яхшырак булыр. Видеокамераларны яшерен урыннарга урнаштыруны туктатырга кирәк. Без камераларны машина хуҗаларының кесәләренә керү өчен түгел, аларның исән-имин өйләренә, балалары һәм туганнары янына кайтып җитсеннәр өчен урнаштырабыз”, –  диде Радий Фәрит улы.

ЮХХДИ начальнигы белдерүенчә, 1 мартта гамәлгә керергә тиешле юл йөрү кагыйдәләренең яңартылган Кодексы юлларда хәлне уңай якка үзгәртергә тиеш. Белүегезчә, соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен кырыслату буенча күп кенә тәкъдимнәр каралды. Федерация Советы сенаторы Сергей Леонов салмыш баштан машина белән идарә итүчеләрне гомер буе җәяү йөртергә кирәк дигән тәкъдим белән дә чыгыш ясады. Бу эшкә төбәк закон чыгаручылары да җәлеп ителде. Аларны берләштереп, Юстиция министрлыгы яңа Административ хокук бозулар кодексы проекты әзерләде. Бу эшкә Башкортстан закон чыгаручылары да актив кушылды.

“Машина йөртүче бер ел дәвамында икенче тапкыр эчеп руль артына утырса яки исерек килеш зур казаларга китергән авария эшләсә, без машинаны конфискацияләү кебек җәзаны кулланырга тәкъдим итәбез. Машина югары хәвеф чыганагы булып тора. Исерек кеше кулында ул үтерү коралы булырга мөмкин. Җинаять кылу коралын тартып алу гадел җәза булыр иде.  Исерек килеш руль артына утырган өчен машинасын югалтасын белсә, кеше эчкән килеш йөрергә кирәкме – юкмы икәнлеге хакында  ныклап уйлар”, – диде Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Яңа Кодекста бер ел эчендә юл йөрү кагыйдәләрен тупас

(световорның кызыл утына чыгу, юл кичүендә җәяүлене үткәрмәү, кызыл ут янганда тимер юл кичүенә чыгу) бозучыларга 1 елга кадәр водитель таныклыгын тартып алу яный.

Яңа Кодекс бик кырыс булмакчы, әмма шунсыз юлларда үлем һәм гарипләнү очракларын киметеп булмаячагын аңлатып торасы юктыр. Тик күпләребез үзебез яки якыннарыбыз юл казасына юлыккач кына боларны аңлый башлыйбыз. Юл газабы – гүр газабы була күрмәсен.

Хәерле юллар, исән-имин йөрергә язсын!

Фото: aif.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас