Җәмгыять
5 Февраля 2022, 06:01

Кар өмәсенә җыелганнар

Быел яуган карны бергәләп көрәсәң генә...

Быел кар мулдан явып тора. Көрәп кенә өлгер. Ә аны бергәләп көрәү үзенә күрә күңелле бер вакыйгага әйләнә.

Караиделдә яшәүчеләр дә шушы көннәрдә карга каршы дәррәү күтәрелгәннәр. Коммуналь хезмәткәрләргә район хакимиятендә эшләүчеләр дә ярдәмгә килгән. Алар Җиңү паркы территориясен, шулай ук хакимият бинасы алдын кардан тазарткан.

Районның барлык авыл биләмәлендә дә шундый ук шимбә өмәләре үткән. Җәмәгать урыннары, парк, скверлар тәртипкә китерелгән. Саф һавада үткән күңелле өмәләр матур традициягә әйләнеп бара, диләр хакимияттә.

 

Әйткәндәй, “Карлы шимбә” эшләре ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында үзебез яшәгән әйләнә-тирәне тәртиптә тоту өчен үткәрелә.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас