

Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 85 яшь тулу уңаеннан
Милләт атасы
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев күркәм юбилеен — 85 яшь тулуны билгеләде. Әйе, ил президенты, күрше дәүләтләр җитәкчеләре, төбәк җитәкчеләре, сәясәтчеләр, гади халык вәкилләре – барысы да аны ихлас күңелдән тәбрик итәргә ашыкты.
Бу көннәрдә бер Татарстан халкы гына түгел, ә илебез киңлекләрендә, зур Җир шары буйлап сибелеп яшәүче барлык татар дөньясы Минтимер Шәрип улының туган көне уңаеннан рухланып, тантана иткәндер. Аны белүче буында ул хис өстәмә бизәкләр алып, татарлыгы артып китсә, яшьрәк буында шул җирлектә шундый ук тойгылар яралгандыр дип ышанасы килә. Чөнки татарның даһи улы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Минтимер Шәймиевның туган көне уңаеннан аның ил, халык язмышына багышланган эшчәнлеге турында бәян иткән тапшырулар, юбилярга карата әйтелгән фикерләр һәрберебезнең күңеленә үтеп кергәндер.
Минтимер Шәрип улының гомер юлына бер караш ташласаң, аның тәрҗемәи хәле тоташы белән халкына, иленә хезмәт итүгә багышланган булуын күрәсең. Яңа чор татар иле дөньясына нигез салган һәм аны саклау, үстерү, баетуга юнәлтелгән идеяләренә тугрылык саклап, әле дә сафта баручы, армый-талмый хезмәт итүче милләт атасы ул. Тарихка, яңа чор татар тарихы буларак, феноменаль үсеш еллары булып мотлак кереп калачак аның эшчәнлеге белән үрелгән булыр шушы еллар язмасы. Татар халкының XX-XXI гасырдагы үсеш-яңарышына фатыйхасын биргән, шул изге максатларга ирешүгә белемен, акылын, тырышлыгын юнәлткән, безнең халыкның тырыш, акыллы, булдыклы, кыю булуын үз үрнәгендә таныткан тәвәккәл җитәкче Минтимер Шәрип улына карата хөрмәтебез зур, соклануыбыз чиксез, горурлыгыбыз чиктән ашкан!
Ут күршебез Актаныш яклары ифрат күп шәхесләргә гомер биргән. Әнәк авылы – шундый изге җирләрнең берсе. Анда 1937 елның 20 гыйнварында туган малайга “Минтимер” дип исем кушалар. Аларның бабасы Шәймөхәммәт урта хәлле, мул тормышлы игенче булган. Чаптар атлар асраган. Сабантуйларда аның чаптарларын узучы булмаган. Шуннан Шәймиевларга “Чаптар” кушаматы ябышып калган. Коллективлашу елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр, ярый сөргенгә сөрмәгәннәр. Бу ачы язмыштан аларны уңганлыклары саклап калган, чөнки алар эшче ялламыйча, үз көчләре белән дөнья көткән. Минтимернең әтисе Шәһишәрип ага Бөек Ватан сугышыннан каты яраланып кайткан. Шуңа карамастан, калган гомерен җиңел булмаган авыл хуҗалыгына багышлый, 26 ел дәвамында колхоз рәисе булып эшли.
Яшь Минтимер тормыш гаделсезлекләрен күреп үскәнгә, юрист булып, гади кешеләрнең хокукларын якларга әзерләнә. Әмма шул елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультеты турында игъланга тап булып, әтисе шунда барырга тәкъдим итә. Ихтирамга корылган гаиләдә әти сүзе закон була.
Югары белем алгач, берничә ай гына инженер булып эшләп калган Минтимер Шәрип улы. Тормыш баскычларыннан бик тиз күтәрелеп китә ул: инженер, баш инженер, директор, партиянең Татарстан өлкә комитетында инструктор, бүлек мөдире, 32 яшендә министр... Тормыш мәктәбен шулай үтә булачак беренче Президент.
1991 елның 12 июненнән – Татарстан Президенты (1996 елның мартында – икенче, 2001 елның мартында – өченче, 2005 елның мартында Русия Президенты В. В. Путин тәкъдиме белән дүртенче срокка сайлана). 2010 елда бу югары вазыйфадан баш тартып, үзе урынына шундый ук булдыклы, халык ышанычын акларлык шәкерте, укучысы Рөстәм Миңнехановны Президентлыкка тәкъдим итеп, Минтимер Шәрип улы ялга китәргә теләк белдерә. Әмма аңа республикада беренче тапкыр гамәлгә куелган Татарстан Дәүләт киңәшчесе, закон проектлары кертү хокукы биреп, гомерлеккә җөмһүриятнең Дәүләт Советы әгъзасы вәкаләтләрен йөкләтәләр.
Минтимер Шәймиевның Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлеше турында тәфсилләп язсак, гәзиткә сыймаячак, аның хезмәтләре бәяләп бетергесез зур. Шушы көннәрдә халык игътибарына тәкъдим ителгән телетапшыруларны күргәнсездер, ишеткәнсездер дигән ышанычтабыз. Минтимер Шәрип улының бәрәкәтле эшчәнлегенең башкортстанлыларга кагылышлы эшләре дә бик мөһим һәм бәяләп бетергесез, ике республика арасындагы кайвакыт кискенләшеп киткән мөнәсәбәтләрне җайга салуга керткән өлеше дә зур.
Минтимер Шәймиев: “Русиянең миллионлаган мөселманнары тормышында Ислам дөньясы белән аралашу мөһим әһәмияткә ия”.
2019 елда Уфада узган “Русия – Ислам дөньясы” бишенче Стратегик караш төркеме утырышында Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиевның казанышларын искә алалар. Аннан тыш, безнең илебез һәм Ислам дөньясы арасында мөнәсәбәтләрнең яңарыш кичерүенә сәбәпче булган ике сәясәтче исеме искә алына: «Русия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме башлангычында Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев торалар. Форумның эшлекле утырышы узган «Торатау» Конгресс-холлында алар хакында документаль фильм күрсәтелә, аларга багышланган фотокүргәзмә дә оештырылган була. Шулай Татарстан Уфада узган чараның игътибар үзәгендә урын ала.
Минтимер Шәрип улы Президент булган елларында, тәгаен әйткәндә, 2003 елның декабрендә, Уфага килде. Аэропортта журналистлар белән аралашып алгач, Уфа “Нур” татар дәүләт театрына килеп, бу билгеле театр коллективы эшлисе яңа зал белән танышты. Ә килүенең төп сәбәбе булган чара (Башкортстан Президентының үз вәкаләтләренә керешү тантанасы) Башкортстан опера һәм балет театрында үтте. Минтимер Шәймиев, Мортаза Рәхимовны Татарстан халкы исеменнән тәбрикләп, сәламәтлек, уңышлар һәм Башкортстан халкына иминлек теләгән иде. Шунда ук Русия Федерациясендә федерализм, конституцион нормаларны ныгыту, төрле конфессияләрне берләштергән илдә дөрес милли сәясәт алып баруда Татарстан белән Башкортстанның әйдәүче республикалар булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, Русиядә милли сәясәт иң төп проблема булу сәбәпле, ул барлык халыкларның да мәнфәгатен кайгырткан, бернинди саксызлыкка юл куелмаган, уйланган мәсьәлә булырга тиеш иде. «Без конструктив тәкъдимнәрне дә исәпкә алырга әзер, әмма туган телне өйрәнү юлларын, алфавитмы ул, башка атрибутмы, сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә омтылыш белән килешмәячәкбез», — дигән иде Минтимер Шәрип улы.
Сайлау кампаниясе барышында Башкортстан Президентының татар теленә аерым статус бирү буенча законлы тәкъдим белдерергә әзер булуы, Минтимер Шәймиев фикеренчә, ике республика татарлары тарафыннан зур хуплау тапкан иде... «Бу – арытаба икебез өчен дә мөһим булган, ике тугандаш халыклар арасында дуслык һәм туганлыкны ныгыту нигезе», — дип белдерде Минтимер Шәрип улы, Рәхимовка мөрәҗәгать итеп. «Татарлар һәм башкортлар – теле, мәдәнияте, менталитеты буенча якын халыклар, алар урыслар, чувашлар, фин-угыр һәм башка халыклар белән бергә зур тарихны кичергән. Безнең язмышлар үрелгән, менә шунда безнең байлыгыбыз», дип тәмамлады Минтимер Шәймиев үз чыгышын.
Ул вакытта ике республика арасында мәгълүмати һәм мәдәни мәйданнарны киңәйтү өчен Татарстанда башкортча телевизион тапшыруларны күрсәтеп булуын мисал итеп китерде. «Башкортстанда, шулай ук, “Татарстан – яңа гасыр” спутник телеканалы тапшырулары кабельле каналлар аша күрсәтелә башласа, ике республика халкы да хуплар дип ышанам, чөнки безнең аермалыкларга караганда, охшашлыклар күбрәк”, – дип тәкъдим итте Минтимер Шәрип улы ул вакытта. Һәр мәсьәләне, аеруча милли сәясәтне тирәнтен аңлаучы җитәкче, һәр милләткә хөрмәтле ил агасы шул ягы белән дә хөрмәт казанды. Моңа мисаллар адым саен.
Ә Башкортстан, аның мәдәнияте аңа кечкенәдән яхшы таныш була. “Без балачакта күрше Башкортстан радиосы буенча яши идек. Мин һәрвакыт әйтеп киләм, без башкорт җырларын тыңлап үстек. Авыл җирендә иртә торасың, мәктәпкә киткәнче йорт-кура арасында эшләп алырга да өлгерәсең. Ә бу вакытта Башкортстан радиосы инде сөйли, иртәнге концерт тыңлыйбыз. Ә Казан радиосы сөйли башлаганда без инде өйдән чыгып киткән булабыз. Шул рәвешчә, без башкорт җырлары-моңнары тәэсирендә үстек. Мәдәниятебез, әдәбиятыбызның шулкадәр якын, шулкадәр үзара тыгыз үрелгән булуын, бер-берсен тулыландыруын, баетуын яшь чактан ук тоеп, белеп үстем”, – дип әйткән иде Минтимер Шәрип улы.
«Сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр барыннан да элек җир кешеләре булырга тиеш», — дип әйткәне бар аның. Ул бит үзе дә нәкъ шундый — гаҗәеп тормыш мәктәбен узган кеше. Анда сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе өчен иң кыйммәтле сыйфатлар бар: кешеләрнең ышанычы һәм халык теләктәшлеге, хезмәттәшләре алдында абруе һәм оппонентларының ихтирамы. Минтимер Шәймиев — исеме федераль дәрәҗәдә һәм дөнья масштабында танылган зирәк сәясәтче, көчле шәхес. Ул кешеләрне ярата, шуңа аның уңышлары да күп. Аның иң асыл сыйфаты ул. Төпле акыл һәм тиешенчә, тәртип белән эш итү, фикер офыкларының киңлеге хас, диләр аның турында. Чит илләрдә дә аны Русиянең акыллы сәясәтчесе һәм лидеры итеп беләләр.
Ә соңгы елларда ул тарихи ядкарьләрне тергезүдә бәяләп бетергесез зур эшләр белән җитәкчелек итте. Нәтиҗәләр искиткеч! ЮНЕСКОның генеральный директоры Ирина Бокова бу юнәлештә зур эш алып барган хөрмәтле Минтимер Шәрип улын “ЮНЕСКОның мәдәниара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе” дип игълан итте. Бу – бик зур тану, олуг дәрәҗә! Әйткәндәй, күрше республикадагы каләмдәшләребез дә Минтимер Шәрип улының үзләренә карата игътибарлы булуын билгеләде. Чөнки республика җитәкчесе алар ярдәмендә бөтен халыкка мөрәҗәгать итә алган бит. Ул һәр кешенең язмышы өчен җаваплылык тойган!
Минтимер Шәрип улының да ялгышкан вакытлары, аның эшләре белән тулысынча канәгать булмаган кешеләр булгандыр, бәлки. Моны аңлау өчен Туфан Миңнуллинның «Бәйләнеп куелган дәүләтнең Президенты булу бәйсез дәүләт башлыгы булудан күпкә авыррак» дигәнен искә төшерү дә җитәдер. Катлаулы, дөнья шаулап актарылган вакытта Шәймиев татарларның мөстәкыйльлеген азмы-күпме саклап кала алды. Шул ук вакытта В. Путин әйткәнчә: “Шәймиев — яңа, цивилизацияле Русиягә нигез салучыларның берсе”.
Бөтен җир шарына сибелгән татар халкына иелгән башын күтәрергә дәрт, рух көче һәм нигезле мөмкинлекләр биргән Минтимер Шәймиевның тагын бер зур эшен искә алмый булмый: 1992 елда Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Бөтендөнья татар конгрессы» оештырылды. Быел аның 30 еллыгын билгеләячәкбез. Ходай насыйп итсә, Минтимер Шәрип улы да аның эшендә катнашыр. Ә делегатлар аны күрер өчен меңәрләгән чакрымнарны узып, канатланып очып килер. Күреп, үзе белән фотога төшеп, рәхмәтләрен әйтер өчен алдан әзерләнеп килерләр.
Билгеле, Минтимер Шәрип улының тән сакчылары кыя кебек ир-егетләр, якын килермен, димә… Шул сәбәпле, үзем дә бер форумда Минтимер Шәрип улына шактый якын килеп, аны объективка эләктерүемә сөендем, ә VI Бөтендья татарлары съездында янәшә басып фотога төшә алуым татарлыгымның иң бәхетле мизгеле булып җанны җылытып тора! Ул кадрга эләгү үзе бер зур вакыйга булып истә калды... Съездның чираттагы эш көнендә бөтен делегатларны Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул итү кичәсе планлаштырылган иде. Җитди тикшерү, махсус пропусклар белән генә залга үттек. Делегатлар күп – болыт кебек! Төркем-төркем булып, күркәм итеп ябылган мул табыннар артына утырыштык. Менә бервакыт күңелле ыгы-зыгы башланды. Ул да булса, залга Рөстәм Нургали улы белән Минтимер Шәрип улы кергәннәр икән. Барсына да җан керде. Билгеле инде, һәркем аларга якынрак барып, бәхетлеләр янәшә басып төшкәндә, аларның күләгәсенә, дигәндәй, эләгеп булса да фотога төшеп калырга тели иде. ...Без дә! Халыкны ерып алга атладык. “Син үткеррәк”, дигән булып, кызлар мине алга бастырдылар. Менә ул Минтимер Шәрип улы, каршыбызда гына. Тик озын буйлы, кыядай мәгърур ир-егетне урап та, берничек тә үтәрмен димә. Шунда мин үрелеп, ялвару катыш елмаю белән: “Минтимер Шәрипович, сезнең белән фотога төшәргә иде бит”, дидем. Шулвакыт (мин бу минутларны мәңге онытмам) Минтимер Шәрип улы сул беләгемнән тотты да: “И, матурларым, нишләтим соң?” дип, үзенә тартып та алды. Миңа ябышкән Зөлфия белән Лилия дә “ялт” итеп кенә шул түгәрәккә кереп бастылар. Тән сакчысы бик риза түгел иде, әлбәттә. Ләкин нидер кыла да алмый иде. Мин аңа тиз генә телефонымны тоттырдым,.. фотога төшерүен сорадым... һәм менә шул кадерле мизгелләр инде биш ел күңелне җылытып йөри...
Гаҗәеп акыллы, чын кеше, легендар җитәкче, олуг шәхес, көчле сәясәтче булган милләт атасы турында (күпләребез күңелендә йөрткән бер фикерне) тележурналист Николай Сванидзе әйтеп бирде: “Шәймиев «Сидоров Петр Кузьмич» булса, күптән Россия Президенты вазыйфасына каралыр иде, чөнки шәхси масштабы буенча, һичшиксез, президентлыкка туры килә...” Ә Русиянең бербөтенлеген саклап калуда Минтимер Шәймиевнең өлеше аеруча зур. Шундый хезмәтләрен исәпкә алып, аңа “Русия Хезмәт Герое” исеме бирелде. Бүген дә ул сафта. Һәм ул бүген дә халкына бик кирәк. 85 яшеңдә туганнарыңа һәм якыннарыңа гына түгел, газиз ХАЛКЫҢА кирәк булу – бик зур бәхеттер!