Җәмгыять
30 гыйнвар 2022, 19:32

"Атайсал" берләштерә

Нуриман районында бу хәйрия проектында катнашучылар бихисап. Шуларның берсе - эшкуар Айрат Юлмөхәммәтов.

"Атайсал" берләштерә"Атайсал" берләштерә
"Атайсал" берләштерә

Нуриман районында да, республиканың башка төбәкләрендәге кебек үк, елдан артык "Атайсал"хәйрия проекты тормышка ашырыла. Бүген дә сүз эшкуар Айрат Юлмөхәммәтов, «АГРОНУР» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте директоры турында бара.

Эшкуар үзе әйтүенчә, Нурманны ул бик ярата, район матур табигатьле, инфраструктура үсеш алган, кешеләре дә ярдәмчел. Шуңа күрә, район үзәгенең янгын частенә җылылык белән ярдәм итәргә кирәклеген белгәч, ярдәм итәргә һәм Красная Горка авылының янгын частендә җылыту системасын монтажлау өчен комплектлау җайланмалары сатып алуда ярдәм иткән.

Бу хакта майор Фаил Кинзебулатов:

- Янгын часте бинасы 1987 елда төзелгән. Ремонт даими үткәрелеп торды, әмма вакыт үтү белән корылмалар яңару таләп итә, җылыту һәм су белән тәэмин итүнең яңа технологияләре барлыкка килде. 2019 елда котельный һәм санузел өчен янкорма төзү, шулай ук төп бинаны зурайту турында карар кабул ителде. Төзелеш эшләренең төп өлешен оешма исәбенә башкардык, әмма, кызганычка каршы, узган ел финанслау туктатылды, һәм хәзер төзелешне тәмамлау өчен без иганәчеләргә мөрәҗәгать итәбез.

Янгын часте җитәкчесе сүзләренә караганда, ремонтны бу җәйдә тәмамлау планлаштырыла. Җылыту системасы өчен комплектлау җиһазлары бирелгән, җитмәгән детальләрне сатып алырга һәм монтажлауга керешәсе калган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас