

Уфа шәһәренең Черниковка бистәсендә Костерин йорты бу бистәдә яшәүчеләргә яхшы таныш. Белгечләр аны архитектура һәйкәле дип таныды һәм бу матур парадлы балконлы йортны сәнәгать модернының үрнәге дип атады. 2021 елның азагында ремонттан соң бу йортны республика яшьләре карамагына тапшырдылар. Хәзер монда “Йәшлек хаус” урнаштырды.
Бу эшкә башлангычны республика җитәкчесе Радий Хәбиров бирде. Ул бөтен республика яшьләрен бер түбә астына җыярга, яшьләрнең бер командасын оештырырга тәкъдим итте. Бу йортка күп тапкырлар җыелып, аның нинди булачагын күзалларга тырыштылар, сөйләштеләр. Нәтиҗәдә бер концепция барлыкка килде: һәр яшь кешенең бу йортка килергә мөмкинлеге булырга тиеш. Акчасы булмаса да монда килеп шөгыльләнә ала. Компьютеры булмаса, аңа компьютер да бирәчәкләр.
Яшьләр йортының эш графигы иртәнге 9 дан кичке 22.00га кадәр. Кирәу булса сакчылар ишекне төнге 24.00 сәгатьтә дә ачачак. Әлеге вакытта өч юнәлештә эш бара. Беренче чиратта, эшлекле зонада. Монда яшьләр оешмаларының штаблары урнашкан.
60 кешегә исәпләнгән конференц-зал бар. Яшьләр арасында еш кына мастер-класслар үткәрелә. 12 урынлык коворкинг эшли.
Цоколь катта заманча ремонт ясаганнар һәм монда театр студиясе, музей-остаханә, кинозал, музыкаль кафе, җырлар яздыру студиясе урнашкан.
“Йәшлек хаус” республиканың бөтен волонтерлар оешмасын да берләштерә.
Чыганак: bashinform.ru



