Җәмгыять
28 гыйнвар 2022, 11:57

“Кара риэлтор” корбаннары

Алар тозагына эләгеп, фатирсыз да, акчасыз да калмас өчен нишләргә?

“Кара риэлтор” корбаннары“Кара риэлтор” корбаннары
“Кара риэлтор” корбаннары

 

Уфада суд үлгән, физик мөмкинлекләре чикләнгән яки хөкем ителгән кешеләрнең фатирларын үзләштереп яткан алты “кара риэлтор”ның җинаять эшен карый.

Башлангыч тикшерү нәтиҗәләре буенча, гаепләнүчеләр ялган документлар ясап, үзләре исеменә 21 фатирны теркәгәннәр һәм шуларның унысын сатып җибәрергә дә өлгергәннәр. Бу әле ачыкланганнары гына. фатирларыннан колак кагучылар күбрәк булырга мөмкин, чөнки шушы юнәлештә тикшерү эшләре дәвам итә. Бу уңайдан фатирларын югалткан кешеләрне дә һәм “кара риэлтор”лардан фатир сатып алучыларны да кызганырга гына кала. Мондый очракта сату- алу килешүе гамәлдән чыгарыла һәм фатирның яңа хуҗасы акчасыз да, фатирсыз да торып кала.  Иң аянычы – түләгән акчасын кайтара алу мөмкинлеге дә икеле. Бүген  мәгълүмат тулы дөньяда мошенниклар ничек итеп бар ведомстволарны да алдап үзләренә кирәкле документ эшли ала соң?

Милек сатып  алу эше күпкә гадиләштерелсә дә, алданучылар һәм ялгышлык эшләүчеләр бихисап. Беренче чиратта сатып алынасы фатирда барлык хуҗаларның санын белер өчен бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмә алырга кирәк. Тик аны алып җентекле тикшергәннән соң да отылучылар бар.

Мисалга “кара риэлтор”лар тозагына эләккән Алексей Ткаченконың  күңелсез тарихын китерергә була. Алексей бик сак кеше буларак ЕГРН ны ике тапкыр соратып ала һәм бернинди шик-шөбһә сизми. Шулай да аны аласы фатирның күптән түгел генә сатып алынганлыгы борчуга сала һәм ул риэлтор ялларга була. Сатучы хатын-кыз Алексейны, “фатирны кызым өчен сатып алган идем, тик аңа яңа эше буенча икенче шәһәргә күченеп китәргә кирәк, фатирны шуның өчен тизрәк сатуга куйдык”, дип ышандыра.

Алексей аңа ышанып, сату-алу килешүен имзалый, документлар Росреестрга тапшырыла. Милекне теркәү турында документны кулына алгач фатир өчен акча түли. Күп тә үтми үлгән фатир хуҗасының варисы барлыгы билгеле була. ул суд аша фатирны кире кайтару буенча эш ачылуы хакында хәбәр итә. Бак дисәң, фатирның элеккеге хуҗасы булган ялгыз әби бакыйлыкка күчкән. Ул  үлгәннән соң ике көн үткәч, аның исеменнән МФЦга килеп сату- алу килешүе төзелгән.

Шулай итеп, Алексей  “кара риэлторлар” корбанына әйләнгән. Алар, әби исеменнән документлар тутырып, фатирны үзләштергәннәр һәм кыска вакыт эчендә аны берничә тапкыр сатарга да өлгергәннәр. Бу эз югалту өчен эшләнә икән. Суд карары нигезендә фатир Алексейдан тартып алына һәм әбинең законлы варисына кайтарыла. Шулай итеп, ул фатирсыз да, акчасыз да торып кала. Белгечләр Алексей урынында теләсә кем булырга мөмкин, чөнки дәүләт теркәве турында белешмә алганда ук мошенниклар корбаны булу куркынычы бар, диләр. Бу уңайдан Росреестрның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре кисәтәләр: социаль челтәрләрдә Росреестрның дистәдән артык игезәк сайты бар. Росреестрга бернинди бәйләнеше булмаса да, алар милекне дәүләт теркәве хакында ялган белешмә бирәләр. Алар “Росреестр” яки “ЕГРН” дигән символларны куярга да шикләнмиләр.

– Без игезәк сайтлардан алынган һәм дөрес булмаган мәгълүмат турында гражданнардан һәм  оешмалардан вакыт -вакыт шикаятьләр алабыз. Белешмә әзерләп бирү өчен алдан акча күчертеп, аннан югалган мошенниклар да бар. Алай гына да түгел, алар рәсми хаклардан берничә тапкыр артык хак куярга да кыенсынып тормыйлар. Без гражданнарны сак булырга, Росреестр хезмәтләрен алыр өчен рәсми ресурсларны гына кулланырга киңәш итәбез”, – ди идарә җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.

Росреестрның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре милекне бердәм дәүләт теркәве хакында белешмәне (ЕГРН) күпфункцияле үзәкләр аша (МФЦ) алу ышанычлырак, диләр. Фатир сатучының тизрәк акча алырга теләве һәркемдә шик уятырга тиеш дип кисәтә, алар.

–Сату-алу килешүе милеккә хокукны теркәгәннән соң гына тәмамлана, Росреестрга документлар әзерләп тапшыру барысы да яхшы булачак дигән сүз түгел әле. Шуңа күрә сатучы акча түләүне тизләтергә теләсә дә, ашыкмаска киңәш итәбез. Милекне үзегез исеменә күчерелү хакында документ алмыйча сез акча түләми торырга хокуклы. Кечкенә шик туса да, бар эшләрне нотариус аша эшләгез. Нотариус барлык документларны тикшереп эш итәчәк. Нотариус тикшергән документларның да ялган булган очраклары бар. Тик бу очракта барсы өчен дә нотариус җаваплы булачак, хәтта акчаны кире кайтару өчен дә. Шуның өчен акча түләү вакытын сату-алу килешүендә төгәл билгеләргә кирәк.

Ничек сатып алырга?

Фатирны кем сата, ул шул кеше исеменә рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Шулай ук торакның техник паспортыннан фатирга үзгәрешләр кертелмәгәнме, кертелсә, алар законлы рәвештә эшләнгәнме икәнлеген тикшерү кирәк. Әгәр торак сатучының милке булып саналмый икән, аңарда фатирны сатарга рөхсәт биргән нотариус белән расланган ышанычнамә булырга тиеш. Әгәр фатирның милекчесе ике кеше икән, әйтик, ир һәм хатын торакны өйләнешкәннән соң сатып алган очракта, аерылышсалар да, ул аларның уртак милке булып кала. Димәк, сатканда да берсе икенчесенең рөхсәтеннән башка сата алмый дигән сүз. Шуңа да бу рөхсәт кәгазен сорарга кыенсынмагыз. Берничә тапкыр сатылган фатирлар белән дә кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, бу очракта шушы фатирда кемнәр яшәгәнлеген, теркәлгән кешеләр исемлеген барлау авырлаша. Моны йорт кенәгәсеннән өземтә (выписка) аша ачыкларга була. Сез сайлаган фатирда балигъ булмаган балалар теркәлгәнме икәне белән дә кызыксыныгыз. Бу аеруча мөһим. Фатир сатучы балигъ булмаган балаларны тораксыз калдырырга тиеш түгел. Әгәр балалар булса, фатирны опека органнарыннан рөхсәт белешмәсе нигезендә генә сатып була. Чикләүләр  аеруча ипотека белән алынган фатирларда очрый. Ягъни фатир хуҗасы кредитка алынган торак өчен түләп бетермичә, аның фатиры чикләүләрдә  (обременениедә) тора. Ул аны сата да, алыштыра да алмый. Обременениедән төшмәгән фатирны саталар икән, моңа банктан рөхсәт булырга тиеш. Моңа аеруча игътибар итәргә кирәк. Фатир сатучы банкротлыкка чыкмаганмы, аның фатиры кредитларын каплар өчен залог итеп куелмаганмы икәнен дә белешергә кирәк.

 

Фатир бәясен киметеп күрсәтеп отылмагыз!

Бер кеше икенчесенә торагын сатканда салымнардан котылу өчен фатир бәясен арзанайтып күрсәтә. Гади генә аңлатканда, фатирның ике бәясе бар: берсе – базар бәясе, икенчесе – техник инвентаризация бюросы (БТИ) бәяләгән сумма. Сату-алу килешүен рәсмиләштергәндә еш кына торакның БТИ бәясен күрсәтергә тырышалар. Бу, бер яктан, яңа хуҗа өчен торакны үз исеменә дәүләт теркәве үткәргәндә азрак чыгымнар таләп итә. Шулай ук сатучыга да зур суммадагы салымнардан котылырга булыша. Әгәр фатир биш елдан азрак хуҗаның милке булып торса, ул торагын саткан керемнән 13 процент салым түләргә тиеш, фатирны арзанрак бәягә саткан саен салымы да азрак булачак. Кыскасы, сатып алучы фатирның тулы бәясен түләсә дә, килешүдә азрак сумма күрсәтелә. Ике як та канәгатъ калганда, бу әлләни проблема тудырмый. Тик фатир сатучылар арасында акчаларын алгач, ниндидер сәбәпләр табып, килешү дөрес булмады дип, судка бирүчеләр очрый. Суд карары нигезендә, сатучыга торагы кире кайтарыла, ә сатып алучыга килешүдә күрсәтелгән акчаларны гына бирергә, дип хәл ителә. Ачыклап әйткәндә әгәр сез фатирга 2 миллион сум түләп килешүдә 1 миллион дип кенә күрсәткәнсез икән, сезгә шушы 1 миллион гына кайтарыла. Бернинди суд карары белән дә сез калган 1 миллионыгызны кайтара алмаячаксыз, чөнки килешүдәге суммага риза булып үзегез имза куйгансыз. Махсус рәвештә шушы алым белән акча эшләп ятучы мошенниклар барлыгын истән чыгармагыз.

Фатирын сатса да, элеккеге милекче пропискадан төшми...

Фатир хуҗасы торагын саткач та, вакытлыча теркәлеп торыйм әле, күченергә урын юк дип хәйләләргә мөмкин. Мондый очракларда суд еш кына, торакның беренче хуҗасы яклы булып чыга. Акчаларны сатып алучыга кире кайтарырга дигән суд карары чыгарыла. Тик елгыр фатир хуҗасы ул акчаларны тотып бетердем дияргә мөмкин. Ул вакытта суд акчаны өлешләтә кайтару турында карар кабул итә. Менә шулай кәкре каенга терәтүләре бар: фатир да юк, акчалар да еллар дәвамында аз- азлап кына кайтарыла.

Бер фатирны берьюлы берничә кешегә сату

Төрле ялган сайтлар аша фатир сатып алганда отылучыларның зарын укырга туры килгәне бар. Кешеләр барлык документларны рәсмиләштереп, акчаларын түләгәч, фатир ачкычын алып күченә башлый. Тик барсалар, фатирда икенче бер гаилә яши булып чыга. Бак дисәң, теге елгыр, документларның күчермәләрен ясап, бер фатирны ике кешегә саткан. Мондый очракта, гадәттә, фатир хуҗасы эзсез югала. Шуңа да, кагыйдә буенча, беренче булып торакны кем үз исеменә теркәргә өлгерә – шул фатир хуҗасы булып таныла, икенчесе тораксыз да, акчасыз да  кала.

Хосусыйлаштырылмаган фатир

Фатир хуҗасына торакны озак вакытка арендага алабыз дип мөрәҗәгать итәләр. Аренда килешүе төзү өчен фатир хуҗасының паспортын алып торалар. Мошенниклар, кешенең беркатлылыгыннан файдаланып, аның паспорты ярдәмендә хосусыйлаштырылмаган фатирны үз исемнәренә рәсмиләштереп куялар.

Ялган документлар куллану

Мошенниклар еш кына ялган сату-алу килешүе төзи. Вакытлыча яшәп тору өчен фатир алып торган мошенниклар, ялган документлар ясатып, торакны сата, хәйлә юлы белән акчаларны алдан алганнан соң, юкка чыгалар. Сатып алучы фатирны рәсмиләштерә башлагач, аның бөтенләй икенче кеше исемендә булуын, килешү ялган документлар нигезендә төзелгәнен ачыклый.

Мутлашу алымнарының барсын да гәзитнең бер битенә генә сыйдырып бетү мөмкин   түгел. Сезгә иң еш очрый торганнары турында гына бәян итеп, сак булырга өндибез.

Чыганак: ufa.rbc.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас