

Сәер кунак
Стәрлебаш районының Яшерган авылында яшәүче күптәнге укучыбыз, гәзитебезнең дусты Фәвәлия апа Ибраһимова шалтыратып, күрше Түбән Ибрай авылына болан ияләшүе турында бәян итте. “Кулга ияләште, кайчагында көн аралаш, кайчагында көн саен килеп, фураж, ипи ашап китә”, - дип бәян итте ул.Бу якларга юлыбыз төшкәч, шушы күренешне бәлки үз күзләребез белән күрергә насыйп булыр дип, Яшерган авыл биләмәсенә дә кердек. Авыл хакимияте башлыгы Җәүдәт Тәлгат улы Фаткуллин безне ачык йөз белән каршы алды
.– Боланның кайчан киләсен белмибез шул, –диде ул. – Көз көне килеп чыкты ул. Кайдан килгәнен дә белмибез. Марал токымлы затлы болан ул, матур хайванкай...Иртән ихаталарда чиләк-капка тавышлары ишетелдеме, мал карау җиткәнен аңлап, “Шаляпин” җилдереп килеп тә җитә ди.( Кем аңа “Шаляпин” кушаматын биргәндер, белмиләр, әмма берәү шаяртып кына әйткән бу исем боланга шунда ук тагылган).Авыл тау астында урнашкан, болан ашап, тамагын туйдыргач, тау өстенә менеп баса да горур итеп башын күтәреп, авылны күзәтә, ди. Аннан тагын ялан буйлап китә икән.Баштарак “Шаляпин” авыл урамнарында курка-курка гына йөресә, хәзер тәмам өйрәнеп беткән, капка бикле дип тормый, сикереп керә дә печән ашап чыгып китә, ди. Хәзер аны авыл этләре дә танып өрми икән.Затлы кунакны күрергә теләүчеләр күп – тирә-як авыллардан киләләр, кулдан ипи ашаган боланны тагын кайда күрәсең әле. Тик явыз кешеләр генә табылмасын, боланга кул күтәрә күрмәсен, димен Җәүдәт Тәлгат улына. “Юк, юк, - ди ул ихлас күңелдән. – Бездә андый кешеләр юк”...Әлбәттә, боланның болай кешеләргә ияләшүе кызык күренеш. Безне хәтта болан үз киткән бу авылның бүгенге яшәеше кызыксындырды.
– Авылда хәлләр ничек соң? Ничек яшәп ятасыз? - дип кызыксынам хакимият башлыгыннан.– Мин үзем Айтуган авылыннан. Иске Ибрай авылында колхоз рәисе булып эшләдем. Аннан, колхозлар беткәч, Стәрлетамак ягына чыгып киттем. Колхозны бетермәскә бик тарткалаштым мин, озак көрәштем... Җиңә алмадым, - диде хакимият башлыгы. – 12 ел Стәрлетамак шәһәрендә яшәдем, эшем әйбәт иде, ашым да... Төзү компаниясендә директор идем, КамАЗларым бар иде. 2019 елның көзендә халык бик ялварып сорагач, авыл хакимиятенә җитәкче булып кайтырга ризалаштым. “Җәүдәт, кайт инде, синнән башка булмый”, - диделәр. Миңа кадәр Гимазов Ниаз Вәгыйзь улы сигез ел хакимият башлыгы булып эшләде, хәзер ул – фермер. Безнең биләмәгә караган дүрт авылда 15 фермер хуҗалыгы бар. Дүрт фермер атлар тота, берсе җәй көне кымыз ясый. Берсе умартачылык белән шөгыльләнә. Өч фермерыбыз көнбагыш мае сыга. Былтыр “Башкортстан бренды” конкурсында катнашып, 2 урынны алып кайттылар. Икенче бер эшкуарыбыз шул ук конкурста иң оста баурсак пешерүчеләр арасында беренче урынны алды. Яшьләр дөнья көтә, шунсына күңел куана. Күп итеп малын тоталар, кайдандыр кемдер китереп биргәнне көтеп утырмыйлар. Бер гектар буш җиребез юк. Күп җирдә басуларда бурьян үсеп утырса, бездә җир өчен тарткалаш, бер сутыен да әрәм итмиләр, чәчәләр, үстерәләр, уңышын җыялар. Кешеләрнең пай җирләрен арендага алып, аларга хакын түлиләр.Эшкуарларга дәүләт тә ярдәмен күрсәтеп тора, былтыр ике фермер өчәр миллион сум грант алды. Лизингка техникалар алып, үсәргә тырышып эшләп яталар.Яшерган авылында кирпечтән яңа ФАП төзедек, март аенда ачарга ниятлибез, - дип бәян итте Җәүдәт Тәлгат улы.Үзләренең янгын сүндерү машиналары, ирекле янгын сүндерү дружинасы бар икән. ППМИ ярдәмендә сатып алганнар. “Район үзәге ерак, авылларда янгыннар булгалап тора”, - ди башлык. Шуңа да ул авыл хакимиятендә эшли башлагач та бер фермердан иганә акчасы алып, янгынга каршы кисәткечләр алып кайткан. Шуларны Айтуган белән Кызыл Яр авылларындагы өйләрнең барсына да куеп чыкканнар. “Әбиләр, апалар картая, таба куялар да оныталар. Ә бу җиһазлар төтен исен дә сизә һәм ул шунда ук кычкыра башлый. Былтыр бер апабызның өен шулай саклап калдык, янып бетмәде, район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә без сүндереп беткән идек инде. Ремонт ясап, апабыз яңадан өендә яши башлады”, - дип сөйләде Җәүдәт Тәлгат улы. Яшерганда 800 метр юл салганнар, Айтуган да асфальт түшәгәннәр, ППМИ программасы белән Бөек Ватан сугышында башын салганнарга һәйкәлне ремонтлаганнар, авыл чишмәсен төзекләндергәннәр. Быел “Аек авыл” конкурсында катнашырга җыеналар.
– Авылда тормыш җиңелдән түгел. Киләсе 18 елда авыл яши әле. Мин авыл халкының бүгенге яшенә карап шулай фикер йөртәм. Былтыр авылда – 20, өченче ел 40 кешебезне югалттык. Былтыр авылда 2 бала туды... Мәктәбебез бар әле, дүрт авылга 67 бала укый. Авылның үзенә күрә бүгенге хәле зарланырлык түгел. Китапханәбез дә, фельдшерыбыз да, мәдәният йортыбыз да бар. Әмма киләчәге булыр микән? Ансына җавап бирә алмыйм. 18 ел яшәрлек мөмкинлеге бар әле авылыбызның, аннан кысылачак...
“Ибрай мае”
Сөйләшүебезне күңелсез нотада тәмамлыйсы килмәде. “Башкортстан бренды” конкурсында җиңгән көнбагыш мае сыгучы эшкуар белән танышырга юлландык. “Илнурдан Ибрай мае” дип аталган “офис”ка килеп җиттек. Илнур Әхтәм улы үзе эш белән киткән иде, безне Җәүдәт Тәлгат улы оешма белән үзе таныштырды.Эшчеләре Инсаф Ягафәр улы Аскаров белән Фәнис Миңнехан улы Әдиятуллин эштә иделәр. Складта чималлары – көнбагышлары өелеп тора, аны тирә-як авыллардагы хуҗалыклар, күрше Ырымбур өлкәсеннән дә китерәләр икән. Шунда ук көнбагыш маен сыгучы җиһаз эшләп утыра, сыкканнан соң калган жмыхы, фильтрлау, аста сортировка бүлеге... Эш өч сменада бара, эшчеләргә эш хакы вакытында түләнә, диделәр.
Дүрт кыз – дүрт йолдыз
Яшерган авылы белән танышуыбыз дәвам итә. Тәрбиягә дүрт кыз алган Резеда Вәкил кызы Зариповаларга юл алдык. Тормыш иптәше Биктимер абый безне көтеп торган-торган да эшкә киткән. Резеда апа белән генә танышабыз. Шулкадәр сый-хөрмәт белән көткәннәр алар безне, безгә хәтта уңайсыз да булып китте. “Өстәлне кызларым әзерләде инде, - диде елмаеп Резеда апа. – Полинабыз тортлар пешерергә ярата. Бөтен эшне дә бергә эшлибез. Аларны мин дә өйрәтмәгәч, кем өйрәтә инде?”
– Ничек итеп балалар алырга булдыгыз? – дип кызыксынам.
– Үзебезнең өч бала үсте дә чыгып киттеләр. Ирем белән икәү генә калдык. Минем элек-электән балалар йортыннан берәр кыз аласым килә иде, иремә әйттем. “Нигә берне аласың, икәү булсын инде”, - диде. Ике кыз алабыз дип барган идек, өч бертуган кыз бар, диделәр. 2013 ел иде. Полинага – 8, Софияга – 7, Викага 4,5 яшь иде. Вика кайтканчы елап кайтты. “Миңа ошамаса кире китәм”, - дип кабатлады. Өйгә кайтып кергәч тә йортны карап чыкты, караватларга менеп аунап, сикереп карады да: “Миңа ошады, мин калам, китмим”, - диде...Шулай итеп, хәзер тугыз ел гомер үтеп тә киткән. Берничә елдан опека бүлеге шалтыратып тагын бер кыз алырга тәкъдим итә. Алинаны барып алалар. Кыен булса да, кызлардан үз әти-әниләре турында сорашам. Әтиләре – Вьетнамнан килгән булган. Хуан Энгок исемле. Кызларны әниләреннән тартып алгач, Резеда апа сораштырып әтиләрен эзләп тапкан. “Шатлыгыннан елады да елады, кызларны кочаклады, үпте, бик күп күчтәнәчләр, уенчыклар алып бирде. Адресыбызны алып калды һәм өч тапкыр килеп тә китте әле. Русча әйбәт белми, кызлар вьетнамча белми, безнең белән яшәгәч, татарча сөйләшә башладылар, - ди Резеда апа. – Документларын тәртипкә китерәсе бар иде, Вьетнамга кайтып киләм диде, хәзер өч еллап хәбәре юк”.Кызлар әниләре белән судта очрашканнар. Әниләре, әтиләреннән аермалы буларак, үзен тыныч, салкын тоткан. Яңадан гаилә корган, өч яшьлек кызы бар. Кызлары белән элемтәгә, бәйләнешкә керми, ди. Кызларга фатир алыр өчен Резеда апа документ эшләре белән дә йөри, опека юлларын күп таптый. Аларны ничек тә лаеклы итеп аякка бастырасы килә. “Чыгып китсәгез, балалар, яхшы, тәүфыйкълы булыгыз, кайтып йөрегез”, - ди ул аларга. Кызлар да үзләрен үстергән әниләре белән әтиләрен бик ярата һәм аларга бик рәхмәтлеләр.
– Яңа елда үземнең өч балам оныклар белән кунакка кайттылар, монда күрсәгез өйне, - ди елмаеп Резеда апа. – Барсы да бертуганнар кебек мәш килдек.Алина исә үзенең авыр язмышы һәм балачагы турында сөйләргә яратмый. Бала күңелен җәрәхәтләп мин дә авыр сораулар бирмәдем. Иң мөһиме – аңа бу гаиләдә җылы, рәхәт. Мәктәптә өч кыз – Полина, София, Алина бер сыйныфта укыйлар. Гел бергә, бер-берсен яклашып, дус-тату укыйлар. Алина үзенең туганнары белән дә аралаша, кунакка барып кайта, ди Резеда апа. “Мал карарга бик ярата, мәктәптән кайта да, киенеп маллар янына чыгып китә. Атлар ярата”, - ди.Резеда апаның киң күңелле булуына авылдашлары да соклана. Кешеләр үз балаларын үстерергә авырсынып, гел зарланып яшәсә, бу ихлас та, гади дә авыл апасы дүрт сабыйны кочагына сыендырып, аларга ана назы бирергә көч тапкан.Капка төбенә чыгып, безне алар бергәләшеп озатып калдылар.
Аллаһның могҗизасы
Кайтканда Фәвәлия апа үзенең күршесе Мәгмүрә әбиләрдә өченче көн сыер бозаулатулары турында бәян итте. “94 яшьлек әбиебез һаман әле сыер тота. Җәй көне 60 каз үстерде”, - дип сөйләде. “Әйдәгез, әбине кереп күрик әле”, - димен.Мәгмүрә әби Мөлекованың хәле шөкер, әле бик шәп булып чыкты. Аның ишегалды тулы – капчык-капчык иген, фураж. Безне бик ягымлы каршы алды.
– Мин 1928 елгымын, - дип үзе белән таныштырды әби. – Холостяк салымы түләмәс өчен 1929 елгы дип яздырганнар.Тормыш иптәше Ягафәр абый тумышы белән Миякә районының Әнәч авылыннан, Бөек Ватан сугышында 7,5 ел ярым булып кайта. Сугыш үзенекен итә, ирлек сәләтен югалта, баласы булмаячак, диләр. Мәгмүрә әби аңа 36 яшендә генә кияүгә чыга.
– Кайнатам бик укымышлы кеше иде, - дип искә ала әби. – Ирем белән мине мунчага җибәрде дә икебезнең дә өстебезгә Коръән укып өшкерде. Шуннан икебезне өйдә куна калдырдылар. Тугыз айдан кызыбыз дөньяга килде. Кайнатам үзе азан әйтеп Мәдинә дип исем кушты. Башка балабыз булмады...Ничек телең әйләнеп Аллаһы Тәгалә юк дисең дә, Коръән Кәримнең көченә шикләнәсең? Ходайның бер хикмәте, бүләге булды бу безгә. Ул вакытта бит ирсез бала табарга ярамый иде, ирсез бала тапканнары өчен сигезәр ел төрмәдә утырып чыкканнар да булды...Бүген инде кызы Мәдинә апа Стәрлетамак шәһәрендә яши, хәзер үзе дә пенсиядә. Ике ул тәрбияләп үстергән. Мәгмүрә әби янына кайтып йөриләр, бөтен дөнья мәшәкатьләрендә ярдәм итәләр. Әби сыерын әле бетерергә җыенмый, аның бозавын үстерергә көч бирсен Аллаһ, ди.
Яшерган авылында булганыбыз бар иде. Дүрт ел элек “Ике мәчетле Яшерган” дигән язмабыз дөнья күргән иде. Динсезлек заманнарында да бу авылда манараны кисмәгәннәр, мәчетләре бер көнгә дә ябылмаган. Бүген инде авылны борынгы мәчет белән яңасы да нурлап, бизәп утыра.
Эльвира Әсәдуллина.Ләйсән Каспранова фотосурәтләре
.Менә шулай йөреп кайттык Яшерган авылында.Бүген авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән - авыл чишмәсенең суын тәмләп, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп, авылының айлы кичләренә гашыйк кешедән дә ныграк борчылучы бар микән? Җәүдәт Тәлгат улының: “Авылларның 18 ел гомере калды”, - дигән сүзләре колак төбендә озак яңгырып торды. Бер көн килеп авылларда кеше калмаса? Соңгы елларда авылларыбыз заман җилләре шаукымында зур үзгәрешләр кичерә: күмәк хуҗалыклар таркалды, авыллар картая, яшьләр шәһәр тирәсенә урнашып калырга тырыша. Аларны да гаепләп булмый.













