Җәмгыять
27 Января 2022, 06:51

Сихерче ярлыгы тагылган хатыннарны реабилитациялиләр

Каталония парламенты заманында сихерче дип нахакка яндырылган хатын-кызларның якты исемнәрен кире кайтару турындагы тәкъдим белән ризалашкан.

https://cdn.ren.tv Сихерче ярлыгы тагылган хатыннарны реабилитациялиләрhttps://cdn.ren.tv Сихерче ярлыгы тагылган хатыннарны реабилитациялиләр
Сихерче ярлыгы тагылган хатыннарны реабилитациялиләрhttps://cdn.ren.tv

Каталония парламенты гаепләнеп җәзаланган хатын-кызларның якты исемнәрен кире кайтару турындагы тәкъдим белән ризалашкан. Төбәк палатасы бичара хатыннарның нахакка рәнҗетелүләрен таныган.

15-19 гасырда Каталония сихерчелек белән көрәшкән иң актив төбәкләрнең берсе була. Нахак хәбәрләр аркасында 700ләп хатын-кызны яндыралар.

“Каталония республика формасындагы бәйсез дәүләткә әйләнә”, - дип язылган резолюциядә.

Женералитат (парламент) Каталония автоном республикасын Испаниядән бәйсез булуларын игълан иткән резолюция кабул итү өчен тавыш биргән.  

 Чыганак: trud.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас