Җәмгыять
27 гыйнвар 2022, 06:50

Күңелсез саннар

Ут чыгып, йортыңнан, газиз кешеләреңнән мәхрүм калудан да аянычрак хәл  бармы икән?

Күңелсез саннарКүңелсез саннар
Күңелсез саннар

Бурдан кала, уттан – юк, диләр. Хак сүзләр. Ут чыгып, йортыңнан, каралты-кураңнан, мал-мөлкәтеңнән һәм, Ходай сакласын, шул утта газиз кешеләреңнән мәхрүм калудан да аянычрак хәл  бармы икән?

      Ә бит Башкортстанда ел башыннан алып 380 янгын чыккан, 10 кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

     Янгыннарның 90%тан күбрәге торак йортларда һәм гражданнарның каралтыларында чыккан, диләр статистлар. Төп сәбәпләре – ут  белән саксыз эш итү. Елның салкын вакытында кешеләр мичләрне,  электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында һәлак булучан.

       Шуларны күз уңында тотып, республикада яшәүчеләрне йортларда янгын куркынычсызлыгы буенча гади генә кагыйдәләрне үтәргә чакыралар:

  • биналарда тәмәке тартмаска,
  • изоляциясе зарарланган электр чыбыкларын кулланмаска,
  • бер розеткага берничә электр приборын тоташтырмаска,
  • бары тик завод эшләп чыгарган электр җиһазларыннан гына файдаланырга,
  • өйдән чыгып киткәндә электр приборларын, газ плитәләрен һәм башка җиһазларны сүндерергә, балаларны караучысыз калдырмаска, шырпы, зажигалкаларны балалар кулы җитмәслек урыннарда сакларга кирәк.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас