Җәмгыять
27 гыйнвар 2022, 06:35

Газ үтмәгән авыл калмасын

Зәңгәр ягулыкны өйгә кадәр җиткереп куйсалар, бик яхшы да бит.

Газ үтмәгән авыл калмасынГаз үтмәгән авыл калмасын
Газ үтмәгән авыл калмасын

Безнең ил ярты җир шарын диярлек газ белән тәэмин итә. Шул ук вакытта үзебезнең күп авылларга ул барып җитмәгән. Бу – зур мәсьәлә. Аны ничек хәл итәргә?

      “Газпром межрегионгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән оешманың генераль директоры Альберт Локманов бүгенге көнгә Башкортстанның газ үткәрү буенча план-графигына 2,6 мең торак пункттагы 130 меңнән артык йорт кертелгән, дип хәбәр итте.   

    "Бездә газ кермәгән торак пунктлары шактый әле. Эш сәфәре вакытында  кешеләр газны өйләренә кадәр җиткереп кую үтенече белән мөрәҗәгать итә. Алдагы өч-дүрт елда газ кертүне  уртак көч белән 10%ка арттырачакбыз һәм бу санны 94%ка җиткерәчәкбез. Газ яңа эш урыннары булдырачак яңа предприятиеләр төзү өчен дә бик кирәк”, - дип билгеләп үтте Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас