Җәмгыять
27 Января 2022, 07:22

Автобуста соңгы акчасын балалы хатын өчен түләгән

13 яшьлек Ваня күз ачып йомганчы миллионерга әйләнгән. Ничек итеп?

news.myseldon.com Автобуста соңгы акчасын балалы хатын өчен түләгәнnews.myseldon.com Автобуста соңгы акчасын балалы хатын өчен түләгән
Автобуста соңгы акчасын балалы хатын өчен түләгәнФото:news.myseldon.com

Алтай краенда 13 яшьлек Ваня йолдызга әйләнгән. Ул үзе исә үзен гади бер малай итеп саный.

Ваня мәктәптән кайтып килгәндә балалы бер хатынның автобуска юл хакы өчен түли алмаганын күреп кала. Ул ике уйлап тормастан хатынны баласы белән автобустан төшереп калдырмасыннар өчен үзе түли.

Малайның бу адымын берсе дә белмәс тә иде бәлки. Әмма балалы хатын...күренекле блогер Наташа Мишина булып чыга.

Ул Ваняларга рәхмәт әйтү йөзеннән өйләренә килә һәм малайның сурәт төшерергә яратуын, әмма художество мәктәбенә йөрергә акчалары булмавын белә. Кайтып җитү белән бу малай турында интернет челтәренә яза.  Берничә көн эчендә русиялеләрдән 2 млн. сум акча җыела. Бу акчага малайга күптән хыялланган компьютерын алалар, өйләрендәге ремонтны ясап бетерәләр һәм калган акчаны Ваняга белем алырга алып куялар.

Борынгылар юкка гына: “Изгелек җирдә ятып калмас” димәгәннәр. Изгелек эшлә дә суга сал, халык күрмәсә, балык күрер, ди.

Чыганак: @truekpru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас