

Уфада яшәүче ятим Розалия Григорьеваны, бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать итүенә карамастан, чиновниклар 11 ел дәвамында торакка чиратка куймаганнар. Шушы көннәрдә ул судта откан – аны, ниһаять, ятим буларак, торакка чиратка куйганнар.
Элегрәк Розалияне бушлай торак алуга чиратка куюдан баш тартканнар, чөнки ул үз хокуклары турында 23 яшь тулгач кына белдергән. Ләкин! 2019 елның апреленнән Русия Хөкүмәтенең 397 нче карарына үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә ятимнәрне торак алуга исәпкә кую өчен яшь буенча чикләүләр бетерелде.
“Судта отуыма ышанып та булмый, - ди ханым үзе. – Ничә еллар буена төрле инстанцияләрдә йөрдем, күпме шикаятьләр юлладым. Әмма түрәләр битараф булды...”