

Хөрмәтле редакция! Мин Борай районы Әрдәш авылында гомер кичерүче Нурия Хаматова булам. Үземне күптән борчыган соравыма җавап табасым килә. Мин 1949 елгы. Биш балам бар, Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Эш шунда – элек тә, хәзер дә күп балалы гаиләләргә зур хөрмәт күрсәтеп, “Ана даны” медале тапшыралар. Сәхнәләргә чакырып, бүләкләр бирәләр. Мин дә биш бала анасы, ләкин мине никтер шушы медальдән мәхрүм иттеләр. Шуңа бик әрним. Минем балаларым 1970, 1971, 1973, 1978 һәм 1982 елгылар. Шушы сорауга ачыклык кертергә өметләнеп, авыл биләмәсенә дә, районның халыкны социаль яклау бүлегенә дә мөрәҗәгать итеп карадым. “Апа, сезгә күптән бирелергә тиеш булган”, - диләр. Миңа, биш бала анасы буларак, “Ана даны” медале бирелергә тиешме? Шуны аңлатып язсагыз иде.
Нурия Хаматова.
Борай районы.
Күп балалы гаиләләр һәрвакыт хөрмәт тойгысы уята. Хөкүмәт исә хәстәрлекле әти-әниләргә һәрдаим ярдәм кулы сузарга тырыша. Төрле льготалар, акчалата түләүләр һәм башка ярдәм чараларыннан тыш “Ана даны” кебек югары наградалар тапшырыла.
Нурия апаның соравына җавап бирер алдыннан “Ана даны” медаленә кемнәрнең хокуклы булуын ачыклап китик. Моның өчен Башкортстан Республикасының рәсми порталына күз салу да җитә. Шулай итеп, анда болай диелгән:
Башкортстан Республикасында гаиләләргә һәм аналарга дәүләт ярдәме күрсәтү, җәмәгатьчелек тарафыннан танылу һәм хатын-кыз-анага карата югары ихтирам тәэмин иту максатларында “Ана даны” медале гамәлгә кертелде.
Башкортстан Республикасы Президентының 1998 елның 16 апрелендә дөнья күргән ПУ-204нче санлы Указы белән “Ана даны” медале белән биш һәм аннан күбрәк бала тапкан (уллыкка яки кызлыкка алган) һәм тәрбияләгән аналар, балаларының берсе 1997 елның 16 апреленнән соң туган, бишенче баласына 1 яшь тулып үткән һәм калган балалары исән-сау булганда бүләкләнә.
Инструкция буенча, муниципаль район хакимияте, авыл биләмәсе тарафыннан кертелген тәкъдим нигезенде – әгәр уңай карар кабул ителсә – медаль белән бүләкләнү турында юллама әзерли һем аны махсус комиссиягә юллый.
Кызганычка каршы, Нурия апа, сезнең очрак әлеге медальне тапшыру шартларына туры килми.