

Башкортстанда студентлар көне уңаеннан “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитетында республика вузларында белем алучы иң актив 12 студентны бүләкләделәр. Бу яшьләр волонтерлык эшчәнлеген уңышлы алып барулары белән аерылып тора.
“Ирекмәннәр мохтаҗларга зур ярдәм күрсәтә, – диде партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров. – Бигрәк тә пандемия чорында аларның ярдәменә ихтыяҗ күп булды. Волонтерлар өлкәннәргә, үзизоляциядә булганнарга дарулар, азык-төлек алып килде. Күп балалы гаиләләргә, авыр тормыш шартларында калучыларга да ярдәм кулы сузды”.
Мондый студентларның хезмәтен бәяләргә кирәк, ди Рөстәм Әхмәдинуров. Ректоратлар аларның эшен күрсә, бу алар өчен аеруча мөһим. “Барыгызны студентлар көне белән котлыйм һәм куйган максатларыгызга ирешүегезне телим”, – диде ул.
Тантана соңында яшьләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әйтергә кирәк, волонтерлар хезмәтен ил Президенты Владимир Путин да югары бәяли. “Йөрәк кушуы буенча ярдәмгә ашыгучы ихлас кешеләр күбрәк булсын иде”, – ди ул.