

Машинага эчкән килеш утырган кешеләргә җәза елдан – ел арта барып иректән мәхрүм итүгә барып җитте. Башкортстанда яшәүче машина хуҗасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен ел ярымга колониягә җибәрелгән. Ул исерек килеш машина йөрткән өчен шундый каты җәза алган. Өч ел эчендә бу кеше исерек килеш идарә иткән өчен өч тапкыр җәзага тартырылган. Аны шартлы рәвештә хөкем иткән булганнар инде. Шуңа да карамастан, Нефтекамск шәһәрендә яшәүче исерек килеш машина йөртүдән туктамаган һәм август аенда аны кабат ЮХХДИ туктаткан - ул кибеткә өстәмә спиртлы эчемлекләр алырга барган булган. Ул үзенең гаебен таныган һәм суд карары нигезендә аны ел ярымга колониягә җибәргәннәр һәм дүрт ел машина йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм иткәннәр.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ