Җәмгыять
21 гыйнвар 2022, 08:25

Балаларны агуларга юл куймагыз!

Благовещенда яшәүчеләр төбәк башлыгына  мөрәҗәгать итә.

Балаларны агуларга юл куймагыз!Балаларны агуларга юл куймагыз!
Балаларны агуларга юл куймагыз!

“Благовещен районында «Регион-капитал» фирмасының чүп полигоны төзелеше мәсьәләсе каралачагы билгеле булды. Шәһәр  халкы исеменнән  тискәре  карар кабул итүегезне сорыйм. Без бу объектны безнең район территориясендә төзүгә каршы", - дип язган Сергей Жуков  республика башлыгының социаль челтәрдәге  битендә.

"Благовещен халкы шәһәр янында  полигон төзүгә  каршы. Халык сәламәтлегенә килгән  зыянны кем каплаячак? Район үзәк хастаханәсен җимерделәр, табиблар җитәрлек санда юк, бала тудыру йортын ремонтлаганнан соң бөтенләй яптылар . Әгәр идарәчеләр халыкны ишетми һәм  кешеләрнең фикерләрен белергә омтылмый икән, идарәчеләр белән ничек аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә соң?», — дип сораган  Иван Кривошеин.

"Безнең үз полигоныбыз бар. Һәр район үзенең зур булмаган үз  полигоны булырга һәм аның экологик яктан чисталыгы өчен җавап бирергә тиеш дип саныйм», — дигән Руслан Сутеев.

фото: news102.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас