Җәмгыять
21 гыйнвар 2022, 13:08

2021 елда республикада ничә бала туган?

Никахка керүчеләр һәм аерылышучылар саны арткан. Ни өчен?

2021 елда республикада ничә бала туган?2021 елда республикада ничә бала туган?
2021 елда республикада ничә бала туган?

 Башкортстанда 2021 елда 39 694 бала туган, бу узган ел белән чагыштырганда 1 794кә кимрәк. Әйтик, Уфада узган елның гыйнварыннан декабренә кадәр — 14 129, Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә 25 475 бала дөньяга килгән.

Шулай ук узган ел республикада никахка керүчеләр һәм аерылышучылар турында да мәгълүм җиткерик: 2020 ел белән чагыштырганда икесе дә арткан. 2021 елда 23 033 яңа гаилә барлыкка килгән булса, 2020 елда бу сан - 19 271. Былтыр 16 703 пар аерылышкан, 2020 елда 14 571 гаилә таркалган булган. Хәлләр менә шулай... 

Фото: Валерий Шахов.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас