

“Изге Болгар җыены” узачак.
Узган атнада Уфага Татарстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегациясе эш сәфәре белән килде.
Вәсил Шәйхразиев Башкортстан Хөкүмәтенең премьер-министр урынбасары Азат Бадранов белән очрашты. Бу очрашуда ике як Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләү турында сөйләште. Азат Бадранов үз чиратында Башкортстанның да бу тантаналы чарага әзерләнүен, мәгърифәтчеләрнең эшчәнлегенә, аларның хезмәтләренә зуррак игътибар бүлү кирәклеген ассызыклады.
Вәсил Гаяз улы Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашты. Анда да сүз зур чарага әзерлек турында барды.
Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан планлаштырылган төп чаралар Казан шәһәрендә 19-21 май көннәрендә узачак. Анда “Русия- Ислам дөньясы:KazanSummit” икътисади саммиты, татар дин әһелләре форумы, шул кысаларда 21 майда “Изге Болгар җыены” узачак.
17 гыйнварда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстан татарлары җәмәгатьчелеге җитәкчеләре белән очрашу узды. Чара Бөтендөня татарлары конгрессының 30 еллыгын да үз эченә алды. Анда Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре эшләре турында кыскача хисап тотты. Казан кунаклары, гадәттәгечә, буш кул белән килмәгән иде. Вәсил Шәйхразиев милләткә хезмәт салган якташларыбызга күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Мин монда килер алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улына татар җәмәгатьчелеген җыясым, актив белән очрашасым килә, мөмкин булса, “Нур” театрында очрашырга рөхсәт итегез, дип хат яздым. Ул һәрвакыт безне аңлап кабул итә, ярдәм итә. Шуның өчен җитәкчебезгә зур рәхмәтләр әйтеп, алкышлыйк әле, – диде Вәсил Гаяз улы.
- Азат Шамил улы Бадранов белән күп юнәлешләрдә бик матур сөйләшү булды. Аңлашып эшлибез. Башкорт корылтаенда да очрашып, булган проблемаларны уртага салып, аңлашып сөйләшүләр һәрберебезнең йөрәгенә барып җитте кебек. Татар белән башкортның башка халыклар арасында бер-берсеннән якынрак, бер-берсен аңлаучы башка туганы юк. Татарстан белән Башкортстан бергә алга барырга тиеш!
2021 елны тәмамлаганда да без сезгә килде. Ул вакытта “Нур” театрының 30 еллыгы иде. Еллык эшләргә нәтиҗә ясадык. Ничә яшьтә булсаң да, һәр яңа елга яңа өметләр баглыйсың. Яңа елны тагын бергә башлыйбыз, бу җитәкчелек тарафыннан безгә зур игътибар булуын белдерә. Быел август аенда Бөтендөнь татарларының чираттагы съезды булачак. Анда 1500 делегат катнашыр дип торабыз. Татар милләтен саклауга өлеш керткән һәр активка, һәр ветераннарга рәхмәтлебез. Кем үзенең тарихын белми, аның киләчәге юк! Ә безнең тарихыбыз да, киләчәгебез дә бар, иң мөһиме, исән-сау булыйк!
Җанлы аралашуга корылган очрашу ахырында бергәләшеп “Галиябану” спектаклен карадык. Аны да безгә Бөтендөнья татарлары конгрессы бүләк итте.