+21 °С
Болытлы
Русиядә юлларда агрессив хәрәкәт иткән водительләр өчен җинаять җәзасы турындагы закон үз көченә керде.
Сүз каршы як полосага берничә тапкыр чыккан, тизлекне рөхсәт ителгәннән сәгатенә 60 чакрымнан арттырган өчен юл кагыйдәләрен тупас бозучыларга карата җинаять җаваплылыгы кертү турында бара. Хокук бозучыга өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү, шулай ук 300-500 мең сум күләмендә штраф яный.