Җәмгыять
19 гыйнвар 2022, 06:35

Ә сез минималь хезмәт хакының күләме белән ризамы?

Аның күләмен 3 тапкырга күтәрергә кирәк, диләр уфалылар.

Ә сез минималь хезмәт хакының күләме белән ризамы?Ә сез минималь хезмәт хакының күләме белән ризамы?
Ә сез минималь хезмәт хакының күләме белән ризамы?

       Уфа халкы минималь хезмәт хакының күләме белән килешми – алар фикеренчә, аның күләмен 3 тапкырга күтәрергә кирәк. Хәтерегезгә төшерәбез: 2022 ел башыннан минималь хезмәт хакы илдә 13,9 мең сумга кадәр артты,  безнең төбәктә Урал коэффициенты да өстәлә.

     Уфалылар фикеренчә, “минималка”  2,5 тапкырга артып, 33,6 мең сумнан югарырак булырга тиеш. “Superjob”  сервисы экспертлары үзләре үткәргән сораштырудан соң  шундый мәгълүматлар китерә.

    2020 ел азагында сораштыруда катнашкан уфалылар хезмәт хакының минималь күләмен 33 мең сум итеп күрергә теләүләре турында әйткән булганнар. Ил буенча Уфа мондый теләкләр исемлегендә 19нчы урында тора.

      Рейтингның беренче урынында – Мәскәү, мәскәүлеләр  МРОТны 42,1 мең сум күләмендә тели. Шулай ук өчлектә Ерак Көнчыгышның  ике шәһәре — Владивосток һәм Хабаровск. Петербург – дүртенче  урында.

Фото: yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас