

Шәһәр халкы теләгенә ирешә.
Нефтекама шәһәрендә булдырылган 8 тукталыш комплексы автоматлаштырылган ишекләр белән җиһазландырылган җылы, уңайлы һәм «акыллы» тукталышлар челтәрен тулыландырды.
Бу матур шәһәрдә барлыгы 13 тукталыш шулай уңайлы җиһазландырылган. Аның беренчесен 2019 елда урнаштырганнар. Эчендә Wi-Fi, мобиль җайланмалар өчен зарядка, шулай ук кышын җылыту һәм җәен суыту өчен климатик система җиһазландырылган.
Гражданнар хәвефсезлеге һәм комплексларның иминлеге өчен интеллектуаль видеокүзәтү системасы куелган, алар вандализм актлары булган очракта җинаятьчене ачыклау мөмкинлеген бирә. Барлык мәгълүматлар автомат рәвештә теркәлә һәм компетентлы органнарга тапшырыла.
Нефтекамалылар яңа уңайлылыкларны бәяләп өлгергән инде.
Фото: Башкортстан торак-коммуналь министрлыгы