

17 гыйнварда Башкортстан хөкүмәтендә республика Премьер-министры урынбасары Азат Бәдранов Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән очрашты.
Очрашу барышында ике республика арасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
- Төп чаралар Казанда 19- 21 майда узачак. "Русия – Ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммиты, татар дин әһелләре форумы һәм башка күп кенә чаралар планлаштырылган. Моннан тыш, чаралар Санкт-Петербургта, Себердә, Уфада узачак, шуңа күрә безгә әзерләнә башларга кирәк, – диде Васил Шәйхразиев. - Очрашуның төп максаты – дуслык җепләрен ныгыту, республикалар арасында тәҗрибә алмашу, дип ассызыклады ул.
Азат Бадранов Башкортстанның да әлеге истәлекле датаны үткәрүгә әзерләнүен билгеләп үтте.
- Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел – безнең тамырларыбызны барлау. Без тарихтагы мәгърифәтчеләргә, аларның хезмәтләренә күбрәк игътибар бирергә кирәклеге турында сөйләштек. 20 гасыр башында алар халыкларның интеллигенциясе нигезен формалаштыралар. Алар үзләрен милләтләргә бүлмәделәр – бу безнең уртак тарихыбыз, безнең уртак чыганаклар, - диде Азат Бадранов.