Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар , 15:45

Авылыбызның горурлыгы алар!

Дәүләтшиннар турында сүзебез...

Авылыбызның горурлыгы алар!

Дәүләтшиннар турында сүзебез...

 

Кышкы урам! Дөньяның матурлыгына хозурланып, мәктәптән кайтып киләм. Төзек, матур йортлары, киң урамнары, эшчән кешеләре белән дә бик матур Туган авылым!

Җырларда җырланган данлыклы Күәш буйлары, урман буасы, саф чишмәсе, авылны икегә аерып аккан елгасы – табигатъ гүзәллеге! Бүгенге сүзем кеше куллары тудырган матурлык турында.
Менә ике катлы, уку өчен барлык уңайлыклары булган 11 еллык мәктәбебез. Имәнлекул авыл биләмәсендә булган өч авыл балалары белем ала анда. Күрше авылдан укучыларны мәктәпнең ике автобусы йөртә. Якында гына "Кояшкай" балалар бакчасы гөрләп эшли.

Менә шау-гөр китереп, әледән-әле берсеннән-берсе матур чаралар уздырылып торучы мәһабәт мәдәният йортыбыз. Республикада танылу алган "Яшел таш" ансамбле ничә буын биючеләр чыгарды икән. Шул ук бинада авыл китапханәсе урнашкан. Авылыбызда саклык банкы һәм почта бүлекчәләре, медпункт эшли. Президентыбыз указына ярашлы яңа ФАП төзелеп бетеп, сафка басарга тора. Дүрт универсам кибете бар.
Авылымнан чыккан билгеле шәхесләре белән горурланам! Алар: композитор Тәлгать Шәрипов, КДФУ профессоры Ринат Нәбиев, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Айгөл Габдуллина һәм Айнур Баяновлар!
Әмма исемнәре ил күләмендә яңгырамаса да, авылда һәм районда матур эшләре белән зур танылу алган, безнең арабызда яшәүче асыл кешеләребез дә күп безнең.
Шундый бик күркәм гаилә турында язарга булдым әле бүген. Сүземне үткәннәрдән башлыйм.
...Беренче класста укып йөргән чагым. Үзем чаклы сумканы күтәрә алмагач, әни белән әти алмашлап каршы барып ала иде. Шулай беркөнне әни мине "Төньяк" урамына алып керде.

  • Хәзер Флидә апаңнарга килен төшә, туй каршы алабыз, – диде.

Флидә апа белән Дамир абыйларны тирә-якта белмәгән, уңганлыкларына сокланмаган кеше юктыр. Җәй айларында йорт тирәләрендә чәчәккә төренмәгән бер генә тотам җир дә калмый, ә кышын Яңа елга иң матур итеп урамнарын да бизәп куялар. Юмарт, ачык күңелле, ярдәмчел алар! Бу авылда Флидә Өлфәт кызының ике сеңлесе Гөлфия һәм Резида апалар да гаиләләре белән яши. Әйтергә кирәк, Тозлыкуш авылының Имәнлекулга килен булып төшкән иң унган, булдыклы кызлары алар! Әтиләре Өлфәт Фәрхетдинов Башкортстанның атказанган механизаторы, Ленин ордены кавалеры. Әниләре Мәгъфия апа белән почетлы колхозчылар! Уңганлыклары нәселдән килә, күрәсең.
Шарлар, тасмалар белән матур итеп бизәлгән туй машиналары кычкыртып, тезелешеп авыл урамына килеп кергәндә, йорт хуҗалары сөттәй ап-ак тышлы мендәр, бал һәм май тотып килен каршыларга әзер иде инде. Машиналар урамны күңелле итеп урап, килеп тә туктадылар. Альфред абый машинадан өрфиядәй ап-ак туй күлмәгендәге курчак кебек кәләшне (Гөлнара апаны) күтәреп алып, ап-ак мендәргә бастырды. “Сөбханалла”, диеште өлкәннәр, сокланып. Туй йолалары югары дәрәҗәдә башкарылды. Боларын инде мин олыларның үзара сөйләшүеннән аңладым. Тәмле-татлы туй чәк-чәкләрен авыз итеп, килен бүләкләре тотып кайттык без ул көнне.
Әле яңа гына булган кебек иде... Матур парның кавышып яши башлауларына декабрь аенда 10 ел булып та киткән икән. “Оясында ни күрсә, очканында шул” дигән әйтем бик тә туры килә бу гаиләгә! Альфред абыйның әти-әнисенең матур, үрнәкле яшәүләре күз алдыбызда булса, Гөлнара апаның әти-әнисе дә бик уңган-булган кешеләр икән. Рапат авылында яшәүче Альфира һәм Марат Ишморатовлар кода-кодагыйлары кебек үк матур тормыш кичерәләр. Гөлнара апа аларның өлкән кызлары. Авылыбызның чибәр, асыл егетләренең берсе – Альфред абый Гөлнара апа белән язмышын бәйләп ялгышмаган. Гөлнара апа чибәр генә түгел, өстәвенә бик акыллы һәм уңган да булып чыкты. Биш ел иренең әти-әнисе белән тату, матур итеп, әниле-кызлы кебек бер сүзгә килмичә гөрләшеп яшәделәр. Аннары инде үзләренә матур йорт җиткезеп чыктылар. Йортларында һәрчак чисталык-пөхтәлек, тәрәзә төпләрен матур гөлләр бизи. Гөлнара апа кызлары Ландыш һәм Ралинаны да эшкә кечкенәдән өйрәтеп үстерә. Кул эшләренә дә, тәмле-татлы тортлар, тел йотмалы аш-су әзерләргә дә ул кызлары белән бергә тотына. Эшендә да абруйлы апабыз! "Кояшкай " балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли ул. Коллективлары дус-тату. Балалар да, ата-аналар да ярата, хөрмәт итә үзен, гел мактап кына телгә алалар. Гөлнара апа оста биюче дә. Имәнлекул авыл биләмәсендә узган бер генә чара да Дәүләтшиннар гаиләсе катнашлыгыннан башка узмый.

Альфред абый әтисе, абыйлары белән берлектә фермер хуҗалыгы эшен алып бара. Уңганнар, сүз дә юк. Бик юмарт та әле алар! Ураза бәйрәмендә, “Өлкәннәр көне”ндә авылдашларга бүләкләр ясаучылар да, узган барлык чараларда финанс ярдәм кулы сузучылар да, үз тракторлары белән балалар өчен зур итеп кардан тау ясаучылар да, авылның РТП ягында Яңа ел бәйрәмен оештыручылар да – Дәүләтшиннар! Юмартлыгыгыз, өлкәннәрне һәм балаларны сөендергән изгелекләрегез сезгә йөзләтә яхшылык булып үзегезгә әйләнеп кайтсын! Эшләгән эшләрегез һәрчак уң булсын дип кенә телисе килә.
Альфред абый тренер булып та эшли. Аның хезмәт нәтиҗәләре сокланырлык. Районда уздырылган волейбол, футбол, хоккей ярышларында Имәнлекул командалары алдынгылыкны бирми. Өченче класста укучы кызлары Ландыш та бар бу командада. Бу гаилә, гомумән, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә гашыйк. "Әти-әни һәм мин спортчы гаилә" конкурсларында да алар җиңә! Мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен дә сәламәт тормышка, спортка җәлеп итеп, аларны бер йодрыкка төйнәгәндәй командага берләштергән Альфред абыйның абруе зур. Яман күзләр тимәсен сезгә! Әти-әниләрегез сезнең өчен горурлык тоеп яшәгән кебек, үзегезгә дә балаларыгыз өчен горурланырга язсын!

Кич җиткәч, ялт итеп урамнарны яктыртып торган багана утлары яктысында авылыбызда шәһәрдән һич ким булмаган күңелле ыгы-зыгы башлана. Эшләрен төгәлләгән авыл кешеләре һава суларга урамга агыла. Кемнәрдер “скандинав йөреше” дип чаңгы таяклары белән чыга, кемнәрдер балаларын таудан шудыра, шугалакта тимераякларда шуучылар да бар. Балалар тавышы яңгырап тора. Авыл гөрли, яши.
Әнә урамнан җитәкләшкән бер пар килә. Көлешәләр, сөйләшәләр, шаярышалар. Әле бер, әле икенче яктан “чырык-чырык” килгән балалар тавышы кушыла. Альфред абый белән Гөлнара апа икән бит болар! Яннарында мәхәббәт җимешләре – ике чибәркәйләре Ландыш һәм Ралина. Авыл өчен янып торган шушындый эшсөяр гаиләләр булганда туган авылым сүнмәс, яшәр, балкыр!
Альфред абый, Гөлнара апа! Тормышны җитәкләшеп, бүгенгедәй ак, сикәлтәсез юллардан узсагыз иде! Ак кышларда узган матур туй көннәрегез кебек ак булсын, пакь булсын бәхетегез!

Сәйдә Әхмәдуллина,

Чакмагыш районы, Имәнлекул мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.

 

 

Авылыбызның горурлыгы алар!
Автор:Тухватуллина Алсу