Җәмгыять
13 гыйнвар 2022, 08:40

Тагын күпләп кар яумакчы бит әле

Көйсезләнмәсен иде инде бу һава торышы...

Тагын  күпләп кар яумакчы  бит әлеТагын  күпләп кар яумакчы  бит әле
Тагын күпләп кар яумакчы бит әле

Гыйнварның беренче декадасында Уфада айлык явым-төшем нормасының 82%ы яуды. Чынлыкта исә бу гыйнварның иң карлы беренче декадасы түгел әле һәм аны 2017 ел гыйнварының беренче декадасы белән чагыштырып булмый. Ул вакытта шул ук чорда явым-төшем күпкә күбрәк яуды – айлык  норманың 132% ы, дип искә төшерәләр метеорологлар.

     15 гыйнварга һава температурасы төнлә -7, -12°, аязыткан вакытта -17°, көндез -5, -10° градус тирәсе көтелә.

     Һава торышының көйсезләнмәвен, юлларның кар астында калмавын, барасы җирләребезгә исән-имин барып җитүне телик, дуслар!

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас