Җәмгыять
13 гыйнвар 2022, 10:21

Матбугатсыз дәүләт булмый

Бүген Русия матбугаты көне. Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” гәзите дә бар. Бәйрәм белән, коллегалар!

Кичә без Русия матбугаты көнен билгеләдек. Нәкъ шушы көнне, ягъни 1703 елның 13 гыйнварында Петр 1нең карары буенча рус телендә “Ведомости” гәзитенең беренче саны дөнья күрә. Матбугатның рәсми тарихы шул көннән исәпләнә.

Кичә Уфа шәһәрендә РФ матбугаты көненә багышланган чара үтте. 2021 ел нәтиҗәләренә карап, Башкортстан Республикасы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы үткәргән иҗади конкурсларда катнашкан журналистларны тәбрикләделәр.

Журналистларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Туган телләр, кулланучылар, халык исәбен алу, сәламәтлек, коррупциягә, терроризмга каршы көрәш һәм башка темаларны яктыртучы радио, телевидение, республика һәм район гәзитләрендә эшләүче каләм ияләре, сүз осталары үз хезмәтләренә лаеклы бәяләрен алды.

Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” гәзите дә бар иде. “Республика басма гәзитләрендә терроризмга каршы тематиканы яктырту” номинациясендә 3 урынга лаек булдык. Хезмәттәшебез Эльвира Әсәдуллинаның бу өлкәдә язган язмаларына Башкортстан Республикасы матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы белән Башкортстан Республикасы Журналистлар Союзы шундый бәһа бирүе шатлыклы күренеш.

Форсаттан файдаланып, матбугатта хезмәт салучы барлык каләмдәшләребезне дә һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйбыз. Матбугат дәүләткә дә, халыкка да кирәк. Менә шушы тынгысыз, авыр хезмәтегез лаеклы бәяләнсен, алда зур иҗади уңышлар, җиңүләр көтсен барчабызны да.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас