

Үткән елның 31 декабрендә, Яңа ел җитүгә берничә минут кала, «Уфа» аэропортына Мәскәүдән 1137 S7 Airlines авиакомпаниясе рейсы килде. Самолет бортында 7А урынын биләгән пассажирның 4-миллионынчы пассажир булуы ачыкланган.
Коронавирус пандемиясе шартларында мондый күрсәткеч – моңарчы күрелмәгән вакыйга. Бу илнең төбәк аэропортлары арасында Уфа авиагаване статусын сизелерлек арттыра.
- Бер ел эчендә 4 миллион пассажирга хезмәт күрсәтелгән – бу безнең авиакомпанияләр белән уртак эшебезнең нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте «МАУ» оешмасы генераль директоры Александр Андреев. – Без базарны игътибар белән өйрәнәбез, Русия эчендә дә, аннан читтә дә маршрутлар челтәрен киңәйтү өстендә эшлибез. Авиакомпаниягә конструктив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәбез! Без шулай ук аэропортны реконструкцияләүне дәвам итәбез, очышларның куркынычсызлыгын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәбез – узган ел нәтиҗәләре буенча аэропортта безнең персонал гаебе белән бер генә күңелсез вакыйга да булмады, моның белән горурланабыз.
S7 Airlines Мәскәү-Уфа авиакомпаниясенең 1137 рейсында 7А урынында очкан пассажирны электрон адреска язып, үзе турында хәбәр бирүен сорыйлар: pressa@airportufa.ru яки +7 (347) 229-53-44 номеры буенча шалтыратыгыз. Сезне котлаулар һәм истәлекле бүләкләр көтә!