

Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт буенча төнге комитеты төнге тынлыкны бозган өчен административ хокук бозулар турындагы кодекска штрафлар кертергә тәкъдим итә.
Парламентарийлар мондый хокук бозуларны төбәк дәрәҗәсеннән федераль дәрәҗәгә чыгарырга тели. Алар аңлатуынча, гаеплеләргә карата санкцияләр кулланылмый һәм, нәтиҗәдә, алар башкаларның хокукларын бозуны дәвам итәләр.
Сәяси эксперт төркеме башлыгы Константин Калачев әйтүенчә, бу проблема бик тә актуаль, бигрәк тә күп фатирлы йортлар өчен. Калачев: “Бу төзәтмәләрнең нинди документта чагылыш табуы мөһим түгел. Иң мөһиме – кешеләр үзләрен ничек якларга һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белсеннәр", - диде.
Русиянең төрле төбәкләрендә тынлык турында үз законнары эшли. Кагыйдә буларак, аларда сүз торак йортларда тавышлану дәрәҗәсен көндез 55 децибельдән, төнлә 45тән арттырмау турында бара.
Шунысы кызык: “мәхәббәт уеннары” вакытында тавышланулар, хәтта артык шау-шулы булып, башкаларга комачауласа да, тавышлар хокук нормаларыннан читтә тора. Русия законнарында алар өчен административ җәза юк. Кешеләр, күрше фатирда көчләү кылына дип шикләнгән очракта гына, полиция чакыртырга мөмкин.
“Полиция хезмәткәрләре күршеләр шалтыратуы буенча хәлне ачыклау өчен әлеге шау-шулы гражданнарның фатирына керү хокукына ия”, - ди юрист. Практика шушы күрсәтә – гадәттә, полиция хезмәткәрләре килеп җиткәнче шау-шулы күршеләрдә “мәхәббәт” тавышлары тына, полицейскилар дәртле күршеләр белән әңгәмә үткәрә.