Җәмгыять
12 гыйнвар 2022, 12:45

Өстәмә фильтрлар урнаштыралар

Сибай халкын нәрсә борчый?

Өстәмә фильтрлар урнаштыраларӨстәмә фильтрлар урнаштыралар
Өстәмә фильтрлар урнаштыралар

       «Уралпромтехсервис» предприятиесе хезмәткәрләре чистартуның өстәмә фильтрларын урнаштыралар. Бу элек кулланылмый  торган суыту системасы һәм өстәмә су фильтрлары. Бу экологик яктан  да чиста - фильтрациядән соң су агызылмый, ә фильтр җайланмасында циркуляцияләнә...

        Моңа кадәр хәбәр итүебезчә,  Сибай  халкы шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзаловка шәһәрдә  «Уралпромтехсервис» предприятиесе тирә-ягында сары кар яуды, дип зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Рөстәм Афзалов предприятие җитәкчелеге белән очрашты һәм лигносульфонатларны киптерү линиясен туктатуны таләп итте. Завод менеджменты фильтр җайланмаларын модернизацияләргә һәм өстәмә фильтр җиһазлары урнаштырырга килеште.

      "Уралпромтехсервис" җаваплылыгы чикләнгән оешма  целлюлоза нигезендә чимал киптерү белән шөгыльләнә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас