

Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Русия прокуратурасының 300 еллыгы уңаеннан прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары адресына үзенең котлавын юллады.
“Хөрмәтле Русия Федерациясе Прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез һәм Русия прокуратурасының 300 еллыгы белән котлыйм!
Өч гасыр дәвамында прокуратура илебезнең иң мөһим дәүләт институтларының берсе буларак эшли, җәмгыятьтә законлылык һәм хокук тәртибе гаранты булып тора.
Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, югары компетентлыгы, бурычларына тугрылык булуы гражданнарның һәм дәүләтнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен нәтиҗәле яклауны тәэмин итә, җәмгыятьне берләштерүгә ярдәм итә.
Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, алга таба нәтиҗәле эшләвегезне һәм Русиягә хезмәт итү эшендә яңа уңышлар телим!” – диелә котлауда.