Җәмгыять
10 гыйнвар 2022, 11:42

Укучыларны наркотик матдәләр куллануга тикшермәкчеләр

Мәктәпләрдә атыш һәм үтереш булган саен күтәрелә бу мәсьәлә.

Укучыларны наркотик матдәләр куллануга тикшермәкчеләрУкучыларны наркотик матдәләр куллануга тикшермәкчеләр
Укучыларны наркотик матдәләр куллануга тикшермәкчеләр

Дәүләт Думасында мәктәп укучыларын наркотик куллануга мәҗбүри тикшерүне кертү турында фикер алышмакчылар. Язгы сессия вакытында депутатлар мәктәп укучыларын наркотиклар куллану һәм психик тайпылышлар буенча мәҗбүри тикшерү кертү мәсьәләсен караячак. Бу турыда Дәүләт Дума Комитеты башлыгы урынбасары, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты башлыгы урынбасары Виталий Милонов белдерде.

“Бүген мәктәп балаларын психик, психологик тикшерү белән шөгыльләнүче кеше юк. Мәктәпләрдә наркотиклар куллану – кулланмауны  тикшерү дә мәҗбүри булырга тиеш. Бу да катлаулы һәм бик мөһим мәсьәлә ", - дип чыгыш ясады депутат.

Виталий Милонов билгеләп үткәнчә, мондый тестлар уку йортларында көч куллану очракларыннан сакланырга ярдәм итәчәк.

"Ата-аналар, мондый сынаудан баш тартып, булган проблеманы яшерергә тырышалар, ләкин без ата-аналарның гаиләдә бу авыр хәлне җиңә алмавыннан башларга тиеш. Әгәр дә ата-ана мондый тест үткәрүдән баш тартса, димәк, ул нәрсәдер ачылыр дип шикләнә яки курка. Нигә куркырга? Куркырга кирәкми, бу яшьтә сез кешене саклап кала аласыз ", - дип ассызыклады депутат.

Чыганак:РИА Новости

Фото:РИА Новости

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас