Җәмгыять
10 гыйнвар 2022, 07:54

Ел башыннан законнар катгыйлана

Тиз җилдерергә яратучылар хөкем ителәчәк.

Ел башыннан законнар катгыйланаЕл башыннан законнар катгыйлана
Ел башыннан законнар катгыйлана

Тизлекне арттырган өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон үз көченә керде. 10 гыйнвардан Русия юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучылар өчен җинаять җаваплылыгы кертелә. Аерым алганда, сүз рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 60 километрдан артыкка арттыру, каршы юлга берничә тапкыр чыккан өчен җәза турында бара.

Декабрь азагында Президент Владимир Путин Җинаять кодексының 264 нче "Административ җәзага тартылган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы" маддәсен имзалады. Моңарчы Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар кодексының 12.9 маддәсен бозган машина йөртүчеләр ("билгеләнгән тизлекне арттыру"), административ штраф алдылар, бу кагыйдәне кат-кат бозган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 200 - 300 мең сум штраф көтә иде.

Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эше ачылган машина йөртүчеләр өчен законда өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 300-500 мең сум штраф каралган. Законның искәрмәсендә әйтелгәнчә, статья административ хокук бозуларны автомат рәвештә фото һәм видео язу аша теркәлгән очракта кулланылмый. Кагыйдә бозуны ЮХХДИ инспекторы теркәргә тиеш.

Чыганак:lenta.ru

Фото: РИА Новости

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас