Җәмгыять
8 гыйнвар 2022, 06:10

Юллар чистарды

Бер төн эчендә шәһәрдән 3000 тоннага якын кар чыгарылган.

Юллар чистардыЮллар чистарды
Юллар чистарды

Бүген төнлә Уфаны кардан чистартуда 186 берәмлек махсус техника һәм 70тән артык юл хезмәткәрләре катнашкан.

Кардан төп урамнар да, бәләкәй юллар да, ерак районнар да чистартылган.

Моннан тыш, иртә таңнан ишегалды территорияләрендә техника һәм кул белән карны чистарту эшләре башланды. Эшчеләр подъезд алларын, җәяүлеләр сукмагын, чүп контейнерлары мәйданчыкларына бару юлларын, балалар мәйданчыкларын һәм хоккей тартмаларын, шулай ук күп фатирлы йортларның түбәләрен чистарттылар.

Бер төн эчендә шәһәр урамнарыннан барлыгы 3000 тоннага якын кар чыгарылган. Бу эш тәүлек әйләнәсенә алып барыла. 

Әйткәндәй, кичә чистартуга 222 берәмлек коммуналь техника җәлеп ителгән иде. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас