

Уфаның 450 еллык юбилее уңаеннан төзеләсе социаль объктлары арасында Евразия кинапханәсе бар.
Ул бар яклап та суперзаманча булачак. Әмма барыннан да элек ул авторларның китап укучылар белән очрашулары һәм аралашу үзәге, масштаблы мәгариф-мәгълүмати мәйданчык булачак, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. Андрей Назаров Уфаның Киров районында Евразия китапханәсе концепциясе, шулай ук шәһәрнең Октябрь районында төзеләчәк көрәш үзәге турында сөйләгән иде. Объектларны күп функцияле итәргә планлаштыралар. Шулай итеп, Евразия китапханәсе проекты балалар һәм яшьләргә белем бирүнең заманча форматын күз уңында тота. Моның өчен бинада концерт залы, интерактив музей, лекция һәм уку заллары, креатив киңлекләр урнашачак.
Объект буенча проект документациясен 2022 елның уртасына әзерләячәкләр.