Җәмгыять
8 гыйнвар 2022, 13:05

"Атайсал"да син дә катнаш!

Ппоект авыл һәм шәһәр проблемаларын хәл итәргә теләүчеләргә ярдәм итү максаты белән барлыкка килгән.

"Атайсал"да син дә катнаш!"Атайсал"да син дә катнаш!
"Атайсал"да син дә катнаш!

Һәр кеше өчен кадерле урыннары була. Гадәттә, ул дөньяга килгән, беренче адымнарын ясаган туган як, туган нигез. Бу кече ватан һәм аның белән бәйле җылы хисләр мәңгегә безнең белән кала. Республика башлыгы өчен шундый урын булып Ишембай районындагы кечкенә генә башкорт авылы тора.

"Туган авылыгыз, шәһәрегез үсешенә шәхси өлеш кертү – зур шатлык! Сезне бу мөһим эшне башкарырга өндим, – ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Башкортстанда узган елның 1 мартында “Атайсал” проекты ачылды. Ул авыл һәм шәһәр проблемаларын хәл итәргә теләүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектта катнашучыларның барысы да акча җыю һәм тоту өчен финанс һәм юридик җаваплылык тоталар. Бар меценатлар да аноним. “Атайсал”да катнашу ирекле, кемнең теләге бар - шул катнаша ала. Бу тагын да уңайлырак шартлар тудыру максатында эшләнә.

Проектта катнашучылар арасында күренекле шәхесләр һәм гади кешеләр дә бар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас