

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча туризм буенча дәүләт комитеты юлларга туристик навигация билгеләре кую белән мәшгуль. Махсус билгеләр рус һәм инглиз телләрендә язылган. Алар юлдан баручыларга безнең төбәкнең матур урыннары, төрле табигать һәм археологик объектлар, Башкортстанның визит-үзәкләре турында хәбәр итеп һәм юлны күрсәтеп тора.
Бу билгеләр федераль, төбәк һәм муниципалитетара юлларга урнаштырыла. Былтыргы елда 1272 билге куелган. Шуның 22се федераль трассада тора.
Шулай ук туристик навигацияне гамәлгә ашыру максатында җәяүлеләр йөри торган сукмакларны маркировкалау башланды. Блогер һәм җәмәгать эшлеклесе Рәис Габитов тарафыннан “Зур Көньяк Урал сукмагы” проекты эшләнә. Бу җәяү маршрутның озынлыгы 300 чакрым, ул Көньяк Урал, Башкортстанның матур, гүзәл урыннары, күлләре тирәли, тарихи, мәдәни урыннар буйлап үтә.
2021 елда 25 чакрым сукмакны волонтерлар маркировкалаган.
Чыганак: pravitelstvorb.ru