

Алданган өлешчеләргә акчалата компенсация бирәчәкләр. Уфа шәһәренең Златоуст урамында урнашкан 20/2, Туймазы районының Собханкол авылындагы 7/1 йортларыннан фатир сатып алып та, аларның төзелеп беткәнен көтеп алалмаган өлешчеләргә кагыла бу яңалык.
Бу объектлар гражданнарның хокукларын яклау фондының күзәтү советы 59 объектка карата карар чыгарганнар исемлегенә кергән. Күзәтү советының чираттагы бу карары Русиядә 2165 өлешченең проблемасын ябарга мөмкинлек бирәчәк. Финанслауга 9,8 млрд сум акча тоту карала. Компенсацияләр түләнә башлагач, совет бу хәбәрне гыйнвар аенда үзенең сайтында бастырып чыгарачак.
Чыганак: bashinform.ru