Җәмгыять
4 Января 2022, 06:20

Штрафлар тәртипкә утыртырмы?

1 марттан юл йөрү кагыйдәләренең катгыйлануы көтелә.

Штрафлар тәртипкә утыртырмы?Штрафлар тәртипкә утыртырмы?
Штрафлар тәртипкә утыртырмы?

Белүегезчә, соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен кырыслату буенча күп кенә тәкъдимнәр каралды. Бу эшкә төбәк закон чыгаручыларын да җәлеп иттеләр. Аларны берләштереп Юстиция министрлыгы яңа Административ хокук бозулар кодексы проекты әзерләде.

Хәер, бу министрлык әзерләгән Административ хокук бозулар кодексының беренче “яңа басмасы” түгел – элегрәк кодекска үзгәрешләр кертү проекты 2020 елда ике тапкыр каралды. Икесендә дә, махсус фикер алышулардан соң, документ яңадан карау өчен җибәрелде. Чөнки күпчелек аңа, артык кырыс проект дип, каршы төште. Мисал өчен, беренче проектта салмыш баштан машина белән идарә итүчеләр арытаба гомер буе җәяү йөрергә тиеш дигән пункт та бар иде. Бу инде турыдан-туры Конституциягә каршы килә.

Ил җитәкчесе һәм Хөкүмәт хупламагач, башка артык катгый таләпләрне күз уңында тоткан пунктлар да йомшартылды. Ә менә юл йөрү  кагыйдәләрен җитди һәм кат-кат бозган өчен катгый җаваплылык  маддәләре калдырылды. Яңа проектта штрафларның күбесе арттырылды, бүгенге көндә кайбер төбәкләрдә генә кулланылган кагыйдәләр Федераль дәрәҗәгә күтәрелде.

Безнең илдә бүген иң кискен торган мәсьәләләрнең берсе, әлбәттә – ваемсыз водительләрнең исерек килеш руль артына утырып юлга чыгуы, алар аркасында бихисап гомерләрнең  зелүе. Әлеге хәлне кискен үзгәртер өчен  якын киләчәктә каты чаралар кулланылуы мөмкин.  Мөмкин дип әйтүем шуңардан, берничә тапкыр кире кайтарылган закон проекты 2022 елның 1 мартыннан гамәлгә керер дип көтелә.

Салмыш баштан машина белән идарә итүчеләрне гомер буе җәяү йөртергә кирәк дигән тәкъдим белән Федерация Советы әгъзасы Сергей Леонов чыгыш ясады. Әгәр машина хуҗасы исерткеч эчемлекләр яки наркотик матдәләр кулланганнан соң эләксә, беренче тапкыр ул – бер елга, икенче тапкыр ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсен. Әгәр ул өченче тапкыр тотылса, андыйларны гомер буе машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк”, дип тәкъдим итә сенатор. Әлеге кодекс буенча да эчеп тотылганнарның 1,5-2 елга кадәр таныклыгын алалар, югыйсә.

Закон проектын әзерләгәндә төбәкләрдән килгән тәкъдимнәр дә каралды. Бу эшкә Башкортстан вәкилләре дә актив кушылды. Исегездә булса, 2020 елның 17 мартында республика депутатлары бер ел эчендә ике тапкыр исерек килеш тотылган һәм зур авария эшләгән водительләрнең транспортын конфискацияләргә, дигән тәкъдим белән чыкты.

“Машина йөртүче ел дәвамында икенче тапкыр эчеп руль артына утырса яки исерек килеш зур казаларга китергән авария эшләсә, без машинаны конфискацияләү кебек җәзаны кулланырга тәкъдим итәбез. Машина хәвеф чыганагы булып тора. Исерек кеше кулында ул үтерү коралы булырга мөмкин. Җинаять кылу коралын тартып алу гадел җәза булыр иде.  Конфискация шулай ук эффектив профилактика чарасы булачак. Исерек килеш руль артына утырган өчен машинасын югалтасын белеп, кеше эчкән килеш йөрергә кирәкме-юкмы икәнлеген яхшы уйлар”, – диде Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев.

Башкортстан парламенты спикеры әйтүенчә, исерек килеш машина йөртүчеләргә штрафларны катгыйлату юлларда үлем очракларын киметергә ярдәм итәчәк.

“Башкортстанда 2020 елның 11 аенда исерек машина йөртүчеләр катнашлыгында 329 юл-транспорт вакыйгасы теркәлде. Аларда 77 кешенең гомере өзелде, 427 кеше тән җәрәхәтләре алды.  Башкортстан депутатлары тәкъдиме юлда исерекләр белән көрәштә уңай йогынты ясаячак. Быел исерек килеш тотылган 14 мең машина йөртүченең 1700 е икенчегә эчеп утырган килеш тотылды”, –  дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов.

Русия  хөкүмәте транспортны  конфискацияләү кеше милеге хокукларын бозу булачак, – дип каршы төшсә дә, ноябрь аенда Башкортстан депутатлары тәкъдиме хуплау тапты. Тик әле бу тәкъдим турыдан-туры яңа кодекста урын алачак дигән сүз түгел. Моңа Конституцион суд үз бәясен бирергә тиеш.

Кодексның яңа проектында урын алган башка үзгәрешләргә дә күз салыйк. Балаларны махсус утыргычларсыз йөрткәндә авариягә эләгеп йөзәрләгән яшь гомерләр өзелә. Тик кайбер ата-аналар моны соң аңлый шул. Әле 12 яшькәчә баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. Проект 2022 елның 1 мартыннан гамәлгә керсә, штраф күләме 5 мең сум булачак. Кайбер машина хуҗалары, бигрәк тә яшьләр, пыялаларны кара пленка белән каплата. Ул кагыйдәләрдә рөхсәт ителгәннән артык булса, 500 сум штраф салына иде. Яңа закон буенча, әгәр машина йөртүче бу сәбәп белән икенчегә тотылса, аңа 3 мең сум күләмендә штраф салыначак. Юлларда камералар күбәйгәч штраф түләмәс өчен машинаның дәүләт билгесен укылмаслык итеп махсус рәвештә пычратып куючылар да күбәйгән. Кайберләре аның берәр санын маркер белән буяп куеп номерны үзгәртә, икенчеләре скотч ябыштырып камераны алдарга остарып киткәннәр. Моны инспектор туктатып тикшерә башлагач кына күреп ала, ә камералар күрми. Бу очракта 3 мең сум күләмендә штраф салына. Яңа закон буенча, икенчегә шулай тотылсаң, 5 мең сум штраф салачаклар. Инспекторның таләбен күрмәмешкә салышып туктамаучыларны яки качып китәргә омтылучыларны 40 мең сум күләмендә штрафка тарттыру яки 3 елга иректән мәхрүм итү каралган. Бу кагыйдәдәге зур аерма аңлашылып бетми, әлбәттә: 40 мең сум штраф белән 3 елга хөкем ителүне чагыштырып буламы? Автомагистральләрдә, бездә, мәсәлән М5 һәм М7 Федераль трассаларында, теләсә кайда туктап тору рөхсәт ителми. Чөнки рөхсәт ителмәгән җирләрдә туктап торучыларны бәрдереп китү очраклары еш булып тора.  Ил буенча шул рәвешле ел саен 300 ләп кешенең гомере өзелә. Яңа закон буенча, махсус “кесә”ләрдә генә туктап тору рөхсәт ителәчәк. Бу таләпне үтәмәгән водительгә 3 мең сум штраф салачаклар. Гомум кулланылыштагы олы юлларда мотоблок яки каргизәрдә хәрәкәт итүчеләргә 1-2 мең сум штраф каралган.

Бер ел эчендә өч тапкыр тупас (светофорның кызыл утына чыгу, җәяүлене үткәрмәү, кызыл ут янганда тимер юлы кичүенә чыгу) хокук бозучыларга 1 елга кадәр водитель таныклыгын тартып алу яный.

Башкортстан депутатлары газоннарга һәм балалар мәйданчыкларына машина куючыларга 5 мең сум күләмендә штраф салу законын  кертте һәм ул бездә соңгы 2-3 елда еш кулланыла. Ялгышмасам, беренче елны бу таләпне үтәмәгәннәргә гомум алганда 12 миллион сумлык штраф салынды. Хәзер әлеге законны Федераль дәрәҗәгә күтәреп, яңа кодекска да керткәннәр. Тик анда ишек алларында “яшел үлән өстенә машина куйган өчен” дип язылган. Моны асфальт түшәгән шәһәрдә туып-үскән депутатлар язгандыр инде. Чөнки район җирлегендә һәм авылларыбыздагы күпчелек ишек алларында асфальт түгел, яшел үлән бит, Асфальт яки таш түшәлгәннәре сирәк күренеш. Шулай булгач, бу кешеләр машинасын кая куярга тиеш булып чыга инде?

Бүген руль артында эчкән килеш тотылучыларга 30 мең сум штраф салына һәм 1,5-2 елга аларның таныклыгы алына. Исерек килеш тотылганда машинада 16 яшькәчә пассажир бала булса, штраф күләме 50 мең сумга кадәр күтәрелә. Мәскәү шәһәре хакимияте машинадан чүп-чар ташлаган өчен җәза бирергә тәкъдим иткән. Мегаполислар һәм шәһәр яны юллары өчен – бу чыннан да зур проблема.  Штраф күләме 3-5 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Административ хокук бозулар кодексында машина йөртү таныклыгын алып тору формасында “вакытлыча чара” барлыкка килергә мөмкин. Административ кулга алуны (15 тәүлеккә кадәр) бетереп, водитель таныклыгын 1-3 айга кадәр алып торуны гамәлгә кертергә уйлыйлар. Кешене кулга алу дәүләт казнасыннан күп чыгымнар таләп итә, водитель таныклыгын вакытлыча алып торганда юлларда машиналар кимиячәк янәсе.

Белүегезчә, 2019 елдан алып медицина белешмәсен алу өчен тикшерүләрне катгыйлатырга җыенганнар иде. Әмма 2019 елның ноябрь аенда үз көченә керергә тиешле закон Владимир Путин кушуы буенча туктатылды. Сәбәбен белешмә алу хакының берничә тапкырга артуы белән аңлаттылар. Ниһаять, аны 2022 елның 1 мартыннан гамәлгә кертмәкчеләр. Андагы үзгәрешләр белән киләсе саннарыбызның берсендә таныштырырбыз.

Хәерле юллар, исән-имин йөрергә язсын!

 Фото:autonews.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас