Җәмгыять
4 гыйнвар 2022, 07:13

Бәйрәм көннәрендә янгыннан сак булыйк!

Уяу күршеләр баланы янгын эченнән алып чыккан.

Бәйрәм көннәрендә янгыннан сак булыйк!Бәйрәм көннәрендә янгыннан сак булыйк!
Бәйрәм көннәрендә янгыннан сак булыйк!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Иглинодагы янгын вакытында тән җәрәхәтләре алган бала турында мәгълүмат бирде. 3 гыйнварда кич белән Иглинодагы Мелиораторлар урамында ике катлы агач йортта янгын чыга. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләре 11 яшьлек малайны уттан алып чыга алган. Ул өйдә берүзе булган. Янгын баланың тәненә зыян салырга өлгергән, аны  Уфаның 18 санлы шәһәр хастаханәсенә озаталар. Билгеле булганча, янгын чыккан йортта ана кеше өч улы белән яшәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан сорау алучы янгын чыккан урында эшли, эксперт янгынның сәбәпләрен ачыклый.

Алдагы көннәрдә көчле салкыннар көтелә, халык җылыткыч приборларны озаклап эшләтә башлаячак. Күп очракта шулардан янгын чыга да инде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу көннәрдә аеруча игътибарлы булырга өнди.

Чыганак: Башинформ

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас