Җәмгыять
3 гыйнвар 2022, 04:12

Радий Хәбиров: Республика халкы алдында оят түгел

Төбәк җитәкчесе ни өчен шулай ди?

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
pravitelstvorb.ru

2021 ел республика өчен нинди булды? Ният иткәннәр тормышка аштымы? Әллә эшлисе эшләр калдымы? Киләчәктә нинди юлдан барырбыз? Бу сорауларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 28 декабрьдә зур интервьюда җавап бирде. 

Пандемиядә иң куркынычы ни?

“Башлык өчен иң авыры – кешеләрнең үлүе! Шуңа четерекле карарлар һәм чикләүләр кабул итәргә туры килде. Бу җиңел булмады. Чөнки мин төзер һәм тергезер өчен килдем, ә нәтиҗәдә киресен эшләргә туры килде. Авыр иде андый карарлар кабул итү. Бик яхшы аңлыйм: чикләүләр урта һәм кече эшкуарлык эшчәнлегендә аеруча нык сизелде. Кечкенә ресторан яки башка кече предприятие өчен без керткән чикләү чаралары һәлакәткә тиң булды. Ләкин без моны эшләргә тиеш идек. Бер яктан – кешеләрнең сәламәтлеге һәм вирусның таралуын туктатырга тырышу, ә икенче яктан – икътисад. Без шулар арасында баланс саккларга тырыштык”, – диде республика җитәкчесе.

Тырышлык юкка булмады, бүген Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 2019 ел дәрәҗәсендә саклана. Аерма бик аз, дип билгеләде ул.

Сәламәтлек өчен

Ә яңа инфекция үзәкләре төзү ковидның безнең янда озак торуына ишарәме?

“Без мондый үзәкләр төзү турында озак бәхәсләштек. Ә Стәрлетамактагы госпитальне төзегәч, дөрес карар кабул итүебезне аңладык. Ковид китсә, шатланачакбыз гына. Ә бу госпитальләр күп профильле заманча дәваханәләр булып калачак. Әмма алар авыруларны әле озак кабул итәр шикелле. Коронавирус белән 1,5 ел көрәш кенә дә Башкортстан бюджетына 28 миллиард сумга төште.

2,2 миллион кешенең вакцинация ясатканлыгы бераз тынычландыра. Мин дүрт тапкыр прививка эшләттем, чөнки башкача чирлисем килми, аның нинди нәтиҗәләр калдырганлыгын беләм. Минем өйдә – бәләкәй балалар. Мин сәламәт булырга тиеш”.

Кайдан көч алырга?

Республика башлыгына “нон-стоп” графигында, ягъни һәрчак эш өстендә булырга туры килә. Моның өчен кайдан дәрт һәм көч ала ул?

“Минем вазыйфа тыныч кына утырып эшли торганнардан түгел. Тырышмасаң, уңышка ирешеп булмый”,– диде ул.

Үзен аямый эшләгән кеше буларак, ул хезмәткәрләреннән дә шуны таләп итәме? Радий Хәбиров: “Мин шулкадәр үк усал түгел дә инде!” ­– дип җаваплады.

“Башкортстан Башлыгы вазифасында эшли башлаганда мин тәү чиратта системаны җайга салырга ниятләдем. Аннан соң эшләр рельслар буйлап барган кебек җай гына китәр дип уйлаган идем. Ләкин алай тиз генә җайга салып булмады. Шулай да система эшли башлады, – диде ул. Һәм үзе җитәкчелек иткән елларның гади булмавын билгеләде. – Безгә югары әзерлек режимында эшләргә туры килгәнен онытмаска кирәк”.

Хөкүмәт ничек эшли?

“Теләсә нинди хакимият органы – ул, беренче чиратта, кешеләр. Әле республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәч тә шуны ачык аңладым: Хөкүмәткә тәҗрибәле, эшлекле, үзаллы фикерләү сәләте булган, карарлар кабул итәрлек, бу карарлар өчен җаваплы булырлык җитәкче кирәк. Мин җаваплылык яклы. Үзең генә хәл итү нәтиҗәле түгел, – диде Радий Хәбиров. – Александр Геннадьевич (Назаров – авт.) – нәкъ шундый кеше, ул бу сыйфатларга ия. Без аның белән кайвакыт кызу бәхәсләшеп тә алабыз. Мин аның һәм ул туплаган коллективның эшчәнлеген югары бәялим. Алар – җаваплы, эшлекле. Республика халкы тормышының һәр көнне яхшы якка үзгәрүен тели. Шуңа да икеләтә эшләргә, тырышырга, безнең хроник “авыруларны” төзәтергә кирәк”.

Күршеләр турында

“Мин Татарстан җитәкчесенә зур хөрмәт белән карыйм. Рөстәм Миңнеханов – тәҗрибәле җитәкче һәм яхшы кеше, – диде Радий Фәрит улы. – Көчле күршеләр булуы бик яхшы. Әмма Татарстаннан тыш, күрше Свердловск өлкәсенә дә күз салырга кирәк. Анда хезмәттәшлек өчен куәтле икътисади потенциал бар, алар белән безгә активрак эшләргә кирәк”.

Университетлар турында

“Бүген – йөзәр мең студент укыган зур вузлар заманы. УДАТУ да, БДУ да – әлегә көчле вузлар. Әмма алар эре университетлар ярышында елдан-ел көндәшлектән төшеп калачак. Чөнки федераль проектларда катнашу – зур акчалар тора. Ике уку йортын берләштерү – зур мөмкинлекләр ачачак”, – дип аңлатты Радий Фәрит улы.

Әмма анда кем ректор булачагын әйтмәде. “Без УДАТУдан да, БДУдан да булмаган көчле кешене табарга тырышабыз”, – диде ул.

Дәваханәләр кыскартыламы?

“Әйе, идарә итү аппараты – җитәкчеләр, хакимият, юристлар кыскара. Ләкин без бер генә табибны да, фельдшерны да, шәфкать туташын да кыскартмадык. Киресенчә, алар бездә җитешми, – дип ачыклады республика җитәкчесе. – Кирәкмәгән, артык идарәчеләрдән генә котылабыз. Әнә шулар күбрәк кычкырып йөри дә инде. Мин министр Максим Забелинга “нәрсәдер эшләргә теләсәгез, кешеләргә аңлатыгыз, һәркем белеп торырга тиеш” дип әйтә киләм.

Яхшы медицина – ул кыйммәтле медицина икәнлеген беләбез. Шуңа кайсыбер урыннарда артык идарә итү аппаратыннан котылу өчен дәваханәләрне эреләндерү мөһим”.

Хоспис кирәк

“Эш буенча йөргәндә миңа авыр чирле балалары булган гаиләләр белән еш очрашырга туры килде. Соңгысы балалар йортында булды. Авыру балалар тууы – дөньяда иң зур гаделсезлек. Әниләр белән аралашканда, барысынан да шуны ишетәм: “бездә ял итү мөмкинлеге юк, баланы яшәү шартлары булган җиргә алу – ул дәвалау түгел, ә бары тик яхшы шартларда яшәтү генә”. Шуңа безгә хоспис бик кирәк иде”,– дип сөйләде Радий Хәбиров.

Ел нәтиҗәләре

“Бу ел өчен миңа республика халкы алдында оят түгел. Без күп һәм актив эшләдек. Бигрәк тә фән белән бәйле өлкә җанланды”, – дип бәя бирде Радий Хәбиров.

Аның әйтүенчә, иң авыр шартларда да икътисад үсеше туктап калмады һәм сәнәгать җитештерү индексы 106,2 процент тәшкил итте. Инвестиция сәясәте дә уңай нәтиҗәләрен бирә. Инде ябылырга торган предприятиеләр эшләп китте. Алар арасында Чакмагыш, Дүртөйле сөт комбинаты, станоклар төзү, елга пароходчылыгы өлкәсендә эшләүче предприятиеләр бар.

***

Республика Башлыгы республика халкына бик катлаулы бу елны бердәм булып лаеклы үткәргән өчен рәхмәтен әйтте.

“Барыгызга да ныклы сәламәтлек телим, бу – иң мөһиме. Шулай ук гаилә иминлеге, тынычлык, йортларыгызда татулык телим. Ә без, җитәкчелек, моңа ирешү өчен көчебездән килгәнчә ярдәм итәрбез”.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас