

Табиблар, янгын сүндерүчеләр, ЮХХДИ инспекторлары – барысы да Яңа ел каникулларында хезмәт урыннарында. Алар безнең иминлек, хәвефсезлек турында уйлый.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге үз битләрендә Яңа елны эштә каршы алучы төрле һөнәр ияләре турында бәян иткән. «ЖЗЛ_Башкортстан» рубрикасында БР Башлыгы подписчикларына табиблар, янгын сүндерүчеләр, ЮХХДИ инспекторлары турында сөйләде.
Шулай итеп, аның рубрикасының бер герое – Рамил Гафаров. Ул Уфада ашыгыч медицина ярдәме табибы.
«Ул һөнәре буенча 23 елга якын эшли. Даими рәвештә сменадан сменага чакырулар буенча китә», — дип хәбәр итте Радий Хәбиров. Шулай ук ул Дмитрий Фәрхетдинов турында сөйләде. Ул 2013 елдан Уфа районының Шамонино авылында янгын сүндерүче булып эшли.
Рубриканың тагын бер герое - Илнур Мөхәммәтҗанов. Ул да, күп кенә хезмәттәшләре кебек, Яңа елны хезмәттә каршылаган – Илнур юл-патруль хезмәте инспекторы булып эшли.
«Барыгызга да хезмәтегез өчен рәхмәт", - ди Радий Хәбиров.