

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров "Теләкләр чыршысы"ннан дүрт шар алды. 8 яшьлек Нияз Каюмов, 11 яшьлек Элина Йомаголова һәм 15 яшьлек Данил Ларуков һәм Чишмә районында яшәүче 11 яшьлек Евгений БудановКа бәхет елмайды: алар республика Башлыгы бүләгенә ия булдылар.
Яңа ел алдыннан, шулай итеп, чынлап теләсәң могҗиза була: Евгенийның әнисе Татьяна Борисовна әйтүенчә, хатны соңгы көнне язганнар. 3.8 яшьлек Елизавета, 7 яшьлек Илья, 11 яшьлек Женя, 13 яшьлек Саша хатларны язып бетмичә йокларга ятмыйлар. Интернет акрын эшли, хатлар төн уртасында гына китәләр. 13 яшьлек Сашаның хаты соңгысы булып сәгать беренче киткәч китә һәм ул исәпләнми. Бәләкәй балалары велосипед, планшет, зур уенчык сорыйлар. Һәм шул көннән тылсымлы минутларны көтү башлана... Евгений Башлык бүләгенә лаек булуына ышанып бетә алмый. Велосипедның рулен тотмыйча ышанмыйм, дигән. Аңа көтелгән бүләген Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров тапшырган.
Чыганак: Башинформ.