Җәмгыять
28 декабрь 2021, 16:29

" Ул безгә бик кирәк"

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписын төзү турында сөйләде.

" Ул безгә бик кирәк"" Ул безгә бик кирәк"
" Ул безгә бик кирәк"

 Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфа хосписын төзү турында сөйләде. «Эш буенча йөргәндә миңа авыр чирле балалары булган гаиләләр белән еш очрашырга туры килде. Соңгысы - балалар йортында булды. Авыру балалар тууы - дөньяда иң зур гаделсезлек. Әниләр белән аралашканда, барысынан да шуны ишетәм: "Бездә ял итү мөмкинлеге юк, баланы яшәү шартлары булган җиргә алу - ул дәвалау түгел, ә бары тик яхшы шартларда яшәтү генә" Шуннан соң мин карарга килдем, бу минем проект. Мин аны үзем алга куйдым.

Безгә хоспис бик кирәк иде. 4 миллион халкы булган республика өчен хоспис юк" - дип сөйләде Радий Хәбиров. Радий Хәбиров ассызыклаганча, хоспистан тыш, шулай ук, «Салют» тернәкләндерү үзәге проекты да башланды, ул 2023 елда тулысынча үзгәртеп корылачак.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас