

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров интервьюда хәбәр иткәнчә, балалар онкологиясе һәм гематология үзәге Уфада 2023 елда төзелеп бетәчәк. Ул аның нигә шулай озакка сузылуы турында сөйләде.
«Әйе, халык аны көтә. Анда уникаль операцияләр эшләнәчәк. Ул 23нче елда төзелеп бетәчәк, тик подрядчы гына киреләнмәсен. Ә кем гаепле... Менә мин камерага карап торам һәм гаеплеләр моны белә. Мин аларга: "Тиздән җәһәннәмдә яначаксыз", — дип әйттем. Төзү өчен, конкурс процедураларын үтү кирәк, һәм кайберләре шулай эләгергә тырышты.... Без аны 4-5 ай элек төзи башларга тиеш идек. Һәм бу вакыт эчендә әлеге объектны алу өчен вазифаи затларны җәлеп итү белән көрәш барды. Менә аларны тәмуг көтә! Тик, хәзер инде, Аллага шөкер, гадел подрядчыларны таптык һәм эш башланды», - диде Радий Хәбиров.