Җәмгыять
28 декабрь 2021, 18:20

Күпләрне борчыган мәсьәлә

Әңгәмә барышында Радий Хәбиров транспорт реформасы буенча хәлләр яхшыра барса да, проблемалар барлыгын белдерде.

pressаufa.rupressаufa.ru
Фото:pressаufa.ru

“Кайберәүләр бу эшебез өчен ачулана. Сез хәзер тукталышка очкан Пазикларны күрәсезме? Өч ел дәвамында мин әлеге Пазикларны чыгарган җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып бардым. Бу маршрутларның хуҗалары авыр бизнес төзи, дип уйларга кирәкми.

Әгәр дә мин транспорт реформасына кагылмаган булсам, мин үз рейтингымны саклап калыр идем. Без «Башавтотранс»ның гына автобус паркын алыштырмадык. Без шәхси пассажир йөртүчеләр белән хезмәттәшлек итәбез һәм сөйләшүләр алып барабыз. Реформага нәтиҗәләр ясарга иртә әле. Без уңай юнәлештә барабыз.

Инорс-Деманың яңа маршрутын ачтык. Без сыйфатлы транспорт инфраструктурасы булдырырга тиеш. Әлбәттә Мәскәү белән ярышып булмый. Киләсе адым-башка шәһәрләрдә һәм районнарда нормаль система булдыру",-диде төбәк башлыгы үз чыгышында.

Чыганак:  bashinform.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас