

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, бүген, 28 декабрьдә, интервью барышында төбәк Хөкүмәте эшенә үз бәясен бирде.
“Теләсә нинди хакимият органы – ул, беренче чиратта, кешеләр. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәч тә моны мин аңладым - Хөкүмәткә тәҗрибәле, эшлекле, үзаллы фикерләү сәләте булган, карарлар кабул итәрлек, бу карарлар өчен җаваплы булырлык җитәкче кирәк. Мин җаваплылык яратам. Үзең генә бөтен әйберне хәл итү нәтиҗәле түгел. Александр Геннадьевич - нәкъ шундый кеше, ул бу сыйфатларга ия. Без аның белән кайвакыт кызу бәхәсләшеп тә алабыз. Мин аның һәм ул туплаган коллективның эшчәнлеген югары бәялим. Алар – җаваплы, эшлекле. Республика халкы тормышның һәр көнне яхшы якка үзгәрүен тели. Шуңа да икеләтә эшләргә, тырышырга, безнең хроник “авыруларны” төзәтергә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.