

Бүген, 28 декабрьдә, Башкортстан хөкүмәтендә оператив киңәшмәсендә БР башлыгы Радий Хәбиров республикада үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтләре һәм янгынга каршы көрәшкә игътибарын бирү турында сөйләде.
«Фәрит Риф улы (Гомәров, БР гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы буенча Дәүләт комитеты рәисе.), янгыннар тындымы? Узган ел белән чагыштырганда күрсәткечләр ничек? Яхшыракмы, юкмы?"- дип сорады төбәк җитәкчесе.
Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, янгыннарда һәлак булучылар саны 10 кешегә, суга батып үлүчеләр дүрт кешегә кимегән. «Бу яхшы күрсәткеч. Ләкин, әле ел тәмамлануга ике көн бар, шуңа күрә игътибарлы булуыгызны сорыйм. Мин сезнең кешеләр белән күпме аралашканыгызны, коллегаларыгызһәр йортка кереп хәвефсезлек турында кисәтеп йөргәнен күрәм – бу тик файдага гына, — диде БР Башлыгы Фәрит Гомәровка. - Яңа ел көннәрендә балаларның аеруча игътибардан читтә калмавы мөһим. Кызганычка каршы, эчүче гаиләләр дә бар, сез моның өстендә эшләргә тиеш».