

21 декабрьдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясенә старт бирде. Яңа ел бүләген Чишмә районыннан 11 яшьлек Евгений Буданов та алды.
Әлегә кадәр хыялның шулай тиз тормышка аша алуына ышанмагандыр да. Чөнки яңа ел алды ыгы-зыгы белән хат язу турында чак онытып куймаганнар. Гаризаны соңгы көнне кич белән генә җибәргәннәр.
Егетнең әнисе Татьяна Борисовна: " Инде вакыт соң иде. Шуңа карамастан, кечкенә Елизавета- 3,8 яшь, 7 яшьлек Илья, 11 яшьлек Женя, 13 яшьлек Александр Кыш бабайга хатларны җибәрмичә йокларга ятмадылар. 12 тулганчы көчкә өлгердек." - ди ул.
Шул көннән башлап балалар җавап көтә башлаганнар да инде. Һәм килгән аларга җавап хаты! Евгений Будановның хыялы шулай тиз тормышка ашачагын һәм бүләкне нәкъ республика башлыгы Радий Хәбиров үзе тапшырачагын белгәч, ышанмаган. Женя да үзенең яңа велосипедын кулына алмыйча ышанмаячагын белдергән.
Әнисе сүзләренә караганда, ул һәрвакыт шундый төпле, җитди, шахмат һәм футбол белән шөгыльләнә. Ләкин чын күңелдән тегәгән теләкләр кабул була икән бит! Менә, фотосурәттә күренүенчә, алар бүләкләрен алганнар.
Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша, тик чын күңелдән теләргә һәм ышанырга кирәк!